Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рохинҗа мөселманнары Мьянмадан кача

Мьянмада рәхимсез көч кулланулар нәтиҗәсендә 90 меңләп рохинҗа мөселманнары күрше Бангладешка качты. Эзәрлекләүләргә каршы рохинҗа сугышчыларының 25 августта полиция бүлекләренә һөҗүм итүеннән соң хөкүмәт гаскәрләренең бу халыкка һөҗүмнәре тагын да көчәеп китте.

Рохинҗаларның Мьянмада ирекле хәрәкәт итү һәм югары белем алу хокукы юк. Ватандашлык турындагы яңа канун аларга Мьянма ватандашлыгы бирүне дә тыя. Рожинҗалар ил эчендә бер урынннан икенче урынга бары махсус рөхсәт кәгазе белән генә хәрәкәт итә ала. Алар икедән артык балага ия булмау турына йөкләмә имзаларга тиеш. Мьянмада барлыгы бер миллионга якын рохинҗа яши. Бу халыкның зур өлеше күрше Бангладештагы һәм Тайланд-Мьянма чигендәге качак шәһәрчекләрендә урнашкан.

XS
SM
MD
LG