Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 09:23

Мьянма мөселманнарын кайгыртканда татар мәнфәгатьләрен дә онытмаскa иде


Мьянмадан рохинҗаларның Бангладешка качуы. 2017 елның 31 августы

Бөтенесе рохинҗа мәсьәләсен хәл итәргә, алар өчен кайгырырга тотынды. Ни өчендер мөфтиләр дә, имамнар да Русиядәге төрмәдә утырган мөселманнар турында сүз катмый.

Русия мөселманнарының сәяси активлыгы арта. Алар Русиянең тышкы һәм эчке сәясәтендә катнаша башлады. Бу Мьянмадагы рохинҗа мөселманнары белән булган канлы вакыйгалар вакытында ачык күренде. Үтерелгән балаларның күңелләрне актарып чыгарырлык фотосурәтләре интернетта таралды. Мөселман азчылыкның эзәрлекләнүе Русия мөселманнарының йөрәкләренә килеп кадалды, аларны битараф калдырмады. Сүриядәге шартлаулар, атыш һәм бомбага тотудан соң калган хәрабәрләргә күнеккән мөселманнарның сабырлыгы чиктән ашты кебек, алар хәбәрдар булмаган илдән килгән видео, фотоматериалларга түзмәде. Мөселманнар килештерелмәгән митингка чыкты, “ә” дигәнче Мәскәүдәге Мьянма илчелеге янына халык җыелды һәм, ни гаҗәп, алар куып таратылмады.

Русиядә сәяси ислам күренеше барлыкка килә

Җыелганнар авызыннан Мьянмага карата сәяси шигарләр яңгырамады, низагны юкка чыгаруны таләп иткән бернинди белдерүләр ясалмады, ә менә Мәскәү Кремленә оран салынды. Алар БМОда Мьянма мөселманнарының язмышы хәл ителгәндә Русия мөселманнарының фикере дә исәпкә алынырга тиеш дигәнне җиткерде. Белгечләр Русиядә сәяси ислам күренеше барлыкка килә һәм ул сәяси көчкә әверелергә мөмкин дигән фаразлар кыла. Рәсми хакимияткә мөселманнарның фикерен исәпкә алып эш итәргә туры киләчәк дигән аңлатмалар да яңгырый.

Бу вазгыятьтән Алексей Навальный файдаланмыйча калмады. Ул Мьянма илчегелегенә җыелганнарның шигарләрен Кремль белән Русиянең тышкы эшләр министрлыгына юллады. Мьянма хәлләре өчен алар да гаепле дип әйтте, канкоешны туктатуны Русия хакимиятеннән сорарга кирәк диде.

Әмма бу вазгыятьтә Рамзан Кадыров реакциясе игътибарга лаек. Ул кирәк булса Русия сәясетенә каршы чыгарга һәм мөселманнарының мәнфәгатьләрен якларга әзер булуын белдерде. Бу сүзләре белән ул үзен мөселманнарның башлыгы итеп куйды. Нәтиҗәдә Путин Мьянмагадгы канкоешны хөкем итте, әмма шул ук вакытта Рамзан Кадыров сүзләрендә хакимияткә каршы берни күрмим диде.

Мьянма – артта калган дәүләтләрнең берсе. Биредә бирманнар төп халык санала һәм аларның мәнфәгатьләре һәрвакыт өстен. Күпчелекнең дине – буддизм. Хокук якалаучылар хәбәренә караганда, милли азчылык изелә, аларның хокуклары юк. Милли азчылык буддизм динендә булса да, аларга басым ясала.

БМО рохинҗаларны дөньяда иң эзәрлекләнгән милләт дип таный

Рохинҗаларга бәйле низакка бер дә, ике ел да түгел, ул күптән сузылып килә. Монда эш диндә генә түгел, монда этникара да, расачыл низаг та, рохинҗалар индоевропалы булса, бирманнар – азиатлар. Мьянмада рохинҗалар кебек ислам динен тоткан башка милләтләр дә бар, әмма аларга бу кадәр басым юк. Рәсми хакимият Аракан вилаятендә яшәүче мөселманнарны үз ватандашлары дип санамый, озак еллар дәвамында аларны илдән кысрыклап чыгару сәясәтен алып бара. БМО да, башка хокук якалаучы оешмалар да Мьянмадагы рохинҗаларга карата кылынган гамәлләр коточкыч дип бәяли. БМО рохинҗаларны дөньяда иң эзәрлекләнгән милләт дип таный.

Әмма биредәге хәлләр өченче як тарафыннан да күпертелә, диючеләр дә бар, фотолларның бер өлеше ялган дип табылган. Мьянмадагы көч куллану, җинаять кылуларны нигез итеп алып, мөселманнарның күңелләре белән уйнау, аларны котырту тырышлыгы да сизелә. Көнбатышның Кытайның Мьянмадагы позицияләрен киметү өчен үз матбугатын эшкә җигүе дә бар. Кытай рәсми Нейпьидоны хуплый, аңа ярдәм итә.

Иң гаҗәпләндергәне – Мьянманың күршесендә булган мөселман дәүләтләренең дәшмәве. Бангладеш, ярый, үзләре дә күп, әмма Араканнан качакларын кабул итте. Әмма Согуд Гарәбстаны бар бит. Миллионлаган халкы булган һәм куәтле хәрби көче булган Пакстан, Индонезия бар. Алар да зур көчне тәшкил итә, әмма дәшмиләр. Күрәсең, Кытай белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшүеннән куркалар.

Ислам дилбегәсе татар кулыннан чеченнарга күчә

Бу хәлләр татарларга ничек тәэсир итте һәм татарларның бу проблемга карата мөнәсәбәте нинди булырга тиеш соң? Татарлар Русиядә күпсанлы мөселман халкы булып исәпләнә, әмма ислам исеменнән фикер әйтү авырлашкан саен авырлаша бара. Әкренләп активлык Грозныйга шуыша, Русиядәге ислам дилбегәсе татар кулыннан чеченнарга күчә. Тарихтан күренгәнчә, патша империясендә татар имамнары, ислам галимнәре сәяси көчкә ия булмасалар да җәмәгатьчелеккә йогынтылары көчле була. Бүген инде Русиядәге эчке сәяси шартларга бәйле Татарстанның сүзе үтми башлады. Кызганычка, татар имамнары милләтнең мәнфәгатьләрен яклаучы да, аларның фикерләрен белдерүче дә түгел. Мьянма мөселманнары проблемында мөселманнарның өч үзәге – Казан, Мәскәү, Грозный бердәмлек күрсәтте. Тик Грозный барыбер активрак булды. Болгардагы ислам академиясен ачу кебек мөһим тантана да Грозныйдан яңгыраган белдерүләр күләгәсендә калды.

Дөресен әйткәндә, Мәскәү татарлары беренче булып Мьянма мөселманнары турында чаң кага башлады. Ә Казан читтәрәк калды, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин соңрак уянды. Вакыт узу белән ул мөрәҗәгать белән чыкты, әмма мөрәҗәгатенең төп максаты – рәсми Нейпьидо белән беррәттән Көнбатышны сүгү. Аларны икекатлы стандартларда һәм Аракан провинциясендә барган хәлләрне яктыртырга теләмәүдә гаепләде. Бу бик сәер яңгырады.Нәкъ Көнбатыш хокук яклау оешмалары һәрвакыт беренче булып рохинҗа мөселманнарының хәлләре турында хәбәр итте, җәмәгатьчелеккә бу хакта җиткерде, БМО каршында бу вазгыятьне тикшеретүгә иреште. Чит ил матбугатына да дәгъвалар белдерү урынсыз. Аларны АКШ, Европадагы хәлләр генә кызыксындыра дип әйтү ахмак яңгырый. Якын Көнчыгышны да үз җирләрендә ни булып ятканы мөһим булган кебек, Кытайга да Азия, Тын океаны төбәкләрендәге булган хәлләр мөһимрәк.

Азюркада яулык мәсьәләсе барлыкка килгәч, Рөстәм Миңнеханов дәшмәде

Русиядәге мөселман өммәте төрле, ул бербөтен систем да, көч тә түгел. Русиядәге мөселман өммәте төрле халык, милләтләрдән торганга күрә аларның һәркайсысының үз максаты бар. Әмма бу үзара дустанә мөнәсәбәт корып аралашуны сакларга комачауламый.

Мәскәү белән Казанның борчаклары пешми. Бу шартнамәне имзаларга теләмәүдә ачык күренде. Федераль үзәктән Татарстанга таба салкын җилләр исә башлады, республика хакимиятенә басым бара, аларның көче кими. Ә Грозныйны көчлеләндерү Мәскәү фатихасыннан башка башкарылмый. Бу Татастан һәм мөфтиләренең Идел буе, Кырымда тәэсир көче кимүен аңлата. Искә төшерик: Азюркада яулык мәсьәләсе барлыкка килгәч, Рөстәм Миңнеханов дәшмәде. Татар имамнары, мөфтиләре күпме әйтте, әмма сүзләре үтмәде. Рамзан Кадыровның үз фикерен әйтүе булды, Азюрка укытучыларына каныгу тукталды.

Мьянма мәсьәләләренә кире кайтсак, Русия мөселманнарының урам җыеннарына чыккан арада Русия хакимияте аларның каршылык потенциалын тикшереп карады. Халык ачуын Русиягә түгел, Мьянмага юнәлдерелде, берара Русиядәге проблемнарга күз йомылды, онытылды.

Ерак Мьянмадагы мөселманнарны җәлләп кенә тәти булып калырга тырышу гына дөрес түгел

Мьянмадагы хәлләр артык татар җәмәгатьчелеген утяып җибәрде дип әйтеп булмый, әмма татар яшьләрен җанландырды. Интернетта Мьянма мөселманнарын җәлләү, аларның хакимиятен сүккән фикерләр күп булды. Ә татар милләтенең кимүе дә, телнең кысылуы да, милли һәм дини үзаңның әкрен генә юкка чыгуы, Русиядә татар мәктәпләре кыскаруы, Татарстандагы татар телен укытуы да кыл өстендә булуы, татарлар арасында сәяси тоткыннарның саны артуы кебек проблемнары онытылды. Бөтенесе рохинҗа мәсьәләсен хәл итәргә, алар өчен кайгырырга тотынды. Ни өчендер мөфтиләр дә, имамнар да Русиядәге төрмәдә утырган мөселманнар турында сүз катмый. Ә бит бу проблема бар, ул уч төбендә күренеп ята. Әмма янәшәңдә булган, авырлыкка дучар булып нахакка гаепләнгән мөселман милләттәшеңне яклап сүз кату ай-һай авыр. Ерак Мьянмадагы мөселманнарны җәлләп кенә тәти булып калырга тырышу гына дөрес түгел бугай.

Шамил Сабиров
Мәскәү

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG