Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 13:47

"Мьянма мөселманнарын яклауны оештырып Кадыров үзенә баллар җыя"


Рамзан Кадыров Мьянма мөселманнарын яклау чарасында чыгыш ясый. Грозный, 4 cентябрь 2017

Ислам белгече Алексей Малашенко Мәскәүдә Мьянма мөселманнарын яклау чарасы артында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров тора дип саный. Ул бу вакыйганы үзен ислам дөньясына күрсәтү өчен куллана ди белгеч.

Якшәмбе Мәскәүдә Мьянма илчелеге каршында, соңрак Грозныйда Мьянмадагы рохинҗа мөселманнарының эзәрлекләнүенә каршы митинг узды. Мөселманнар үзләрен ниндидер бер сәяси көч итеп күрсәтергә тырышса да, ислам белгече Алексей Малашенко бу мөселманнар артында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров тора дип саный. Белгеч аның әлеге чараны үз абруен арттыру өчен куллануын әйтә.

Алексей Малашенко
Алексей Малашенко

"Рамзан Кадыров үзен Чечня башлыгы һәм Русия сәясәтчесе дип кенә түгел, ә дөнья мөселманнары лидерларының берсе итеп күрсәтергә ярата. Моның өчен аңа бик уңай очрак та туры килде. Шарли Эбдо очрагы кебек. Әмма Кадыров Мәскәү мөселманнарга каршы чыкса, үзенең Русия сәясәтенә каршы чыгачагы турында әйтеп артыгын җибәрде. Аның атом коралын куллану кирәклеге турындагы белдерүе гомумән сафсата кебек яңгырый. Русия Трампы кебек килеп чыга. Шуңа да карамастан, ул үзенә баллар җыя. Һәм аларны дөньякүләм җыя. Ул Сүриягә дә, Фарсы култыгына да сәфәргә йөрергә ярата. Шул ук гарәп дәүләтләре күзендә үз-үзенә хуҗа, бәйсез кеше кебек күренә. Русиядә бөтенесе Путиннан курка, ә ул менә куркмый булып чыга. Әмма ул артыгын кыланды дип уйлыйм. Ничектер консенсус табарга туры киләчәк һәм ул тәнкыйтькә тотылачак. Әлеге тәнкыйть иң югары дәрәҗәдә булыр дип уйламыйм уйлавын.

Гомумән, Кадыров үзенең нинди булуын күрсәтте. Путинны четерекле хәлгә куйды. Аның Мәскәүдә оештырган демонстрациясе халыкта ачу тудыра. Грозныйда булса бер хәл, ә бу бит - Мәскәүдә. Интернетка күз салсаң, халык бу хәлләрне яратмый. Шуңа күрә Русия хакимиятенең үзен киләчәктә ничек тотачагын күзәтүе бик кызык”, ди Малашенко.

Билгеле булганча, Мәскәүдәге митинг хакимият белән килештерелмәде. Мөселманнар Мәскәү үзәгендә Никитская урамы юлларын япса да, аларны тоткарлаучы булмады. Бу күп кенә либерал сәясәтчеләрне хәтта аптырашта калдырды. Малашенко фикеренчә, хакимияттән бүген-иртәгә телеканалларга әлеге хәлгә ничек бәя бирү турында йөкләмә булачак.

"Русия дәүләт каналлары бу хәлләргә тәнкыйди бәя бирер дип уйлыйм. Мьянма мөселманнарына бәйле шаукым әлегә мәгълүмат чараларында һәм интернетта гына бара. Шул ук Дмитрий Песков та (президент сүзчесе), Мария Захарова да (тышкы эшләр министрлыгы вәкиле) бернинди белдерүләр дә ясамады, чөнки хакимият әлегә аптырашта.

Мәскәүдәге митинг
Мәскәүдәге митинг

Бер карасаң, Навальный, ул менә – экстремист, ә болар имеш кардәшләрен якларга чыгучылар дип тә кабул ителә. Тоткарламауның сәбәбе шулдыр.

Әлбәттә бүгенге көндә Русия мөселманнарының үз проблемнары да бихисап, әмма аларны якларга атлыгып торучы күренми. Малашенко фикеренчә, Кадыров әлеге мөселманнарны сәяси инструмент буларак кулланды.

"Аннары Мәскәүдә митингка чыккан мөселманнар үзләрен бик тыныч тотты. Мөселман булмаганнарга бердәнбер куркыныч сүз ул “Аллаһ әкбәр” дип кычкырулары булды", ди белгеч.

Грозныйдагы митинг
Грозныйдагы митинг

Аның фикеренчә, күпләр Мьянмадагы бу хәлләрнең кайдан килеп чыгуын һәм ник нәкъ хәзер килеп чыгуын аңлап та бетерми.

"Мьянма мөселманнарының үтә дә экстремистик оешмасы соңгы ике-өч атна буддистларның монастырьләрен җимерә, будда һәйкәлләрен вата һәм гомумән үзен бик начар тота. Мьянма җитәкчелеге моңа шундый юл белән җавап бирде. Гомумән, бу инде бик күптән дәвам иткән гомуми этноконфессиональ низагка килеп тоташа", ди ул.

Малашенко күрше Бангладешта яшәүче мөселманнарның Мьянмадагы кардәшләрен якламавын Бангладешка шулкадәр халыкның кирәк булмавы һәм анда үз проблемнары да бихисап булуы белән аңлата.

"Ә менә Индонезия җитәкчесе Мьянмадагы хәлләрне ачыклау өчен анда үз вәкилен җибәрде", ди ул.

2017 елның мартында БМОда Мьянма мөселманнарына ярдәм проекты тәкъдим ителде. Анда мөселманнарны күпләп үтерүләр, көчләүләр һәм азаплаулар, һуманитар оешмаларны проблемлы төбәкләргә кертергә кирәклеге язылган. Кытай белән Русия бу проектка вето салды.

Мьянмадан Бангладешка юнәлгән рохинҗа мөселманнары Азатлык фотогалереясендә

Белешмә. Узган атна Мьянмада купкан чуалышлар нәтиҗәсендә бу илдәге рохинҗа мөселманнары эзәрлекләүдән куркып күрше Бангладешка качып киткән. БМО мәгълүматына күрә, илдән 40 меңләп кеше киткән санала.

Рохинҗа мөселманнары Мьянманың Ракхайн (икенче төрле – Аракан) штатында күмәкләшеп яшәүче этник төркем. Алар үзләрен хәзерге Ракхайн штатының асаба халкы дип саный, гәрчә күп кенә тарихчылар алар Мьянмага күчеп килгән дип бара. Мьянма хөкүмәте аларны Бангладештан килгән канунсыз иммигрантлар дип белдереп ватандашлык бирүдән баш тарта. 2012 елны аларның саны 800 меңләп кеше дип исәпләнде. БМО мәгълүматларына күрә, алар дөньяда иң каты эзәрлекләнүче милли азчылык. Күп кенә рохинҗалар күрше Бангладешның качаклар лагеренда, шулай ук Таиланд-Мьянма чигендәге районнарда яши.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG