Accessibility links

Кайнар хәбәр

Набукконың киләчәге бармы?


Русия-Грузия низагы аркасында Европаның иң эре энергия проекты саналган Набукко газ үткәргече язмышы сорау астында калган иде.

Ике сүз белән әйткәндә, Европа илләре Каспи газын алачак һәм бу газ анда Русияне уратып барыр сыман. Сишәмбедә Бакыда үткән чарада Азәрбайҗан белән Төркия бу проектка тугры калуын әйтеп, аның киләчәгенә карата шактый өметләр уятты.

Гәрчә, Русия-Грузия низагы аркасында, Набукко үткәргеченең киләчәге сорау астында калган иде. Бердән, бу үткәргечкә илткән экспорт юлларның бер өлеше Грузия аша үтәчәк. Икенчедән, үткәргечне газ белән тәэмин итәсе Каспи илләрен – Азәрбайҗан, Төркмәнстан һәм Казахстанны – Газпром ширкәте тирәләп йөри. Русия монополиясе бу өч илнең бар булган газын тулысынча үзе сатып алырга тели.

Әммә сишәмбедә Азәрбайҗан башкаласында үткән конференциядә Набукко проекты зур хуплау казанды. Азәрбайҗанның сәнәгать һәм энергетика министры Натик Алиев, Набукко проектның киләчәге бар, Азәрбайҗан бу проекттан чыгарга җыенмый, дип белдерде.

Төркиянең энергетика министры Һилми Гүләр де Анкараның хуплавын җиткерде.

"Набукко эшлиячәк. Без аны гамәлгә куячакбыз. Ул Төркиянең генә түгел, бар Европаның энергетика иминлеген көчәйтәчәк. Моңа беркемнең дә шөбһәсе булмасын", - диде Төркия министры.

Набукко үткәргече 2013 елга әзер булыр дип көтелә. Озынлыгы 3300 чакрым булачак. Аның аша Европага елына 31 миллиард кубометр газ куылачак. Үткәргеч Русияне дә, Иранны да уратып узачак. Бу проектны Европа Берлеге һәм Кушма Штатлар хуплый.

Бакы конференциясендә Кушма Штатларның Европа Берлегендә вәкиле Бойден Грэй катнашты. Грэй бу төбәктә экспорт юлларын төрләндерү әһәмиятенә басым ясады.

"Бу төбәктәге илләрнең хезмәттәшлеге һәм дә экспорт өчен төрле юллар куллануы аларның бәйсезлеген һәм икътисади куәтен арттырачак", - диде американ дипломаты.

Грэй Кушма Штатларның Набукко проектыннан турыдан-туры файда күрмәвен әйтте, ләкин Каспи һәм Европа илләре файда күрсә, ахыр чиктә бу сәүдә иле булган Америкага файдага булачак, диде.

Турыдан-туры файда күрмәсә дә, Вашингтон бу төбәктә "димләү эшләрен" әүзем алып бара. Узган атнада вице-президент Дик Чейни нәк шул максат белән Бакыда булып китте.

Ләкин Бакыда әйтелгән сүзләр генә Набукко мәсьәләсен әлегә тулысынча хәл итми. Чөнки бу үткәргечне тутыру өчен Азәрбайҗан газы гына җитми, башка илләрнеке, Казахстан һәм Төркмәнстанныкы да кирәк булачак.

Әммә Бакыга килгән Төркмән рәсмиләре Набукко проектында ни дәрәҗәдә катнашачагын өздереп кенә әйтмәде. Алай гына түгел, берничә атна элек, Ашгабад Русия белән Кытайга күбрәк газ җибәрергә вәгъдә иткән иде.

Шуңа күрә, бу үткәргеч тирәсендә "сәяси димләүләр" әле дәвам итер дип уйларга кирәк. Киләсе айда Будапештта Набукко киләчәгенә багышланган очрашу үтәчәк.


XS
SM
MD
LG