Accessibility links

Кайнар хәбәр

Набуккога инвестор кирәк


Европа рәсмиләре, инвесторларлар һәм энергия белән тәэмин итүче илләр вәкилләре Набукко энергия үткәргече проектының киләчәген хәл итү өчен Будапештта очрашты.

Җыенда катнашкан рәсмиләр проектны гамәлгә ашыру өчен башта иганәчелек мәсьәләсен хәл итү кирәклегенә басым ясады.

Бүген Маҗарстан башкаласында үткән җыенда Набукко газ үткәргече планының язмышы каралды.

Каспий һәм якын көнчыгыш газын Европага кудырачак Набукко проекты, күп еллардан бирле кат-кат телгә алынса да, әле аны гамәлгә ашыру өчен бернинди дә тырышлык күрсәтелгәне булмады.

"Газ бәхәсе яңа үткәргечләр төзү кирәклеген исбатлады"

Бүгенге җыен Европа илләренең бер өлешен якынча ике атнага газдан мәхрүм иткән Русия белән Украина арасындагы газ низагы башлануга бер ай тулганда очрашуы игътибарны җәлеп итә.

Европада суык кыш көннәрендә кинәт газның кимүе, Европа илләрен Русия газыннан кала, альтернатив юл табуга игътибар итәргә мәҗбүр итте.

Бу турыда Европа Берлегенә җитәкчелек иткән ил Чехиянең премьер-министры Мирек Тополонек ясаган чыгышында: "Газ бәхәсе яңа үткәргечләр төзү кирәклеген исбатлады. Төньяк һәм Көньяк үткәргечләре Украина белән Үзәк Европаны урап үтә, әмма Европа Берлегенең газ мәсьәләсендә Русиягә бәйле булуын киметми. Бу Набукко проектына куркыныч тудыра", дип әйтте.

Набукко үткәргече Европаны елына 31 миллирад кубометр газ белән тәэмин итә ала. Әлеге күләм Европаның газ ихтияҗының бары тик 10% гынә канәгатьләндерсә дә, Европа илләре бу проектны Русия газына бәйлелекне киметүдә мөһим адым буларак күрә.

Набукко проекты

  • Набукко газ үткәргеченең озынлыгы: 3300 чакрым.
  • Kаспий төбәгеннән чыккан газ Төркия өстеннән Болгария, Румыния һәм Маҗарстанга кудырылачак.
  • Проектнең соңгы тукталышы Австрия

Финанс табу мәсьәләсе

Проект 2013 елда тәмамланырга планлаштырылган. Ләкин әлегә кадәр проект эшендә күз белән күренерлек бер тәррәкыять булмады.

Проект алдында торган иң зур проблемаларның берсе - акча мәсьәләсе.

Җыенда Маҗарстанның премьер-министры Ференц Гурчани, Европа Берлеген иганәчелектә ярдәм итәргә чакырды.

Европа Берлеген проектны финанслау эшенә җәлеп итү кирәклегенә басым ясаган Маҗарстан премьеры, 200-300 миллион евроның башта проектны башлап җибәрү өчен ихтияҗны канәгатьләндерә алачагын, икенче баскыч буларак исә, проектны дәвам иттерү өчен шактый күләмдә акча кирәклеген әйтте.

"Русия белән Иран да кызыксына"

Набукконы газ белән тәэмин иткән илләр арасында - Азәрбайҗан, Казакъстан, Төркмәнстан, Гыйрак һәм Мисырдан килгән вәкилләр бар иде.

Каспий төбәге газына нигезләнгән проектны газ белән тәэмин итү өчен Төркмәнстан һәм Казакъстан да кушыла. Алардан кала энергия белән тәэмин итәргә Якын көнчыгышның кайбер илләре дә кушылуы ихтимал.

Набукко рәсмиләре хәтта сәяси каршылыкларга карамастан, проектка Русия белән Иранның да кушыла алуы ихтималлыгы турында әйтә.
XS
SM
MD
LG