Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нальчикта куәт оешмалары вәкилләре белән атышуда ике кеше һәлак булган


Кабардино-Балкария. 11 апрель 2024 җо
Кабардино-Балкария. 11 апрель 2024 җо

Үтерелгән кешеләрнең күптән түгел Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" терактына нинди дә булса катнашы булырга мөмкинме —  бу хакта әйтелми. 

Бүген, 11 апрель иртәсендә Кабардино-Балкариядә Нальчик шәһәренең бер өлешендә һәм Черек районында контртеррорчы операция тәртибе кертелде. Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре Нальчик шәһәре читендәге бакчачылык берләшмәсендә" террорчы эшчәнлеккә катнашлары булган кораллы затлар булган урын" турында белешмәләр алган, дип ышандыралар. Бирелергә тәкъдим иткәч, алар ут ачкан диелә.

Нәтиҗәдә, операция барышында "теракт һәм диверсияләр" ниятләгән ике кеше атып үтерелгән, дип җиткерәләр Террорчылыкка каршы дәүләт комитетында. Хәбәрдә әйтелгәнчә, куәт оешмалары вәкилләре һәм сивил затлар арасында беркем яраланмаган. Кемнең дә булса тоткарлануы да хәбәр ителми.

Үтерелгән кешеләрнең күптән түгел Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" терактына нинди дә булса катнашы булырга мөмкинме — бу хакта әйтелми.

  • 31 мартта контртеррорчы операцияне Махачкалада һәм Каспийскида керткәннәр иде. Ул чакта террорчы эшчәнлектә шикләнелүчеләр берничә фатирда махсус хезмәтләрдән яшеренгән иде. Өч кешене тоткарлаулары турында хәбәр ителде.
  • Март башында Ингушетиядә ФСБ билгесез затларны күпфатирлы йортның дүртенче катына кысрыклады. Йортта яшәүчеләрне башта якындагы мәктәпкә урнаштырдылар. Чыккан фотолардан күренгәнчә, йортка гранатометлардан атканнар. Террорчылыкка кары дәүләт комитеты фаразынча, алар "Ислам дәүләте" террорчы оешмасы тарафдарлары булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG