НАТО Төньяк Корея хәрбиләренең Русиягә, Курски өлкәсенә китерелүен раслады. Моны бүген, 28 октябрьдә Брүсселдә чыгыш ясаганда НАТО баш сәркатибе Марк Рютте әйтте. Бу адым - Русиянең Украинага каршы башлаган сугышының "шактый киеренкеләшүе"н аңлата һәм Русия президенты Владимир Путинның сугышта 600 меңнән артык солдатын югалткач, "өметсезлеккә бирелүен" күрәсәтә, дип белдерде Рютте.
Украина президенты Владимир Зеленский Русиянең хәрби хәрәкәтләр барган урынга Төньяк Корея гаскәрләрен урнаштырырга ниятләве турында 27 октябрьдә кисәткән иде.
Ул бу ике ил БМО кануннарын хөрмәт итә башласын өчен аларга "сизелерлек" халыкара басым ясарга чакырды.
"Дөнья Русиянең сугышны дәвам итәргә дигән чын ниятләрен күрә. Шуңа да дөнья лидерларының принципиаль һәм карарлы җаваплары мөһим", диде ул.
АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби исә хәзерге вакытта Русиягә Төньяк Кореядән өч меңнән артык хәрби җибәрелгән булуы бик мөмкин, дип белдерде.
- Октябрь уртасында Көньяк Корея күзләве Төньяк Кореянең Украинага каршы сугышырга 12 мең хәрбиен җибәрүе турында белдерде. Үз эченә махсус көчләр (спецназ) бүлекчәләрен дә алган дүрт хәрбиләр бригадасы турында сүз бара, дип ышандырды.
- краинадагы сугышта Төньяк Корея ачыктан-ачык Мәскәүне хуплый һәм Украинадан аннексияләнгән җирләрне Русиянеке дип таный. Июньдә Мәскәү белән Пһеньян стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
- Төньяк Корея Русия гаскәрен артиллерия снарядлары һәм мөгаен ракет системнары белән тәэмин итеп тора. Моңа җавап буларак Мәскәү Пһеньянга ракет программы белән булыша дип фаразлана, ә бу БМО иминлек шурасы санкцияләре белән тыела.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум