Американың Нью-Йорк шәһәрендә Бруклинның 106 Powers урамында урнашкан агач мәчетне татарлар төзегән. ХIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башында Америкага килеп урнашкан Липка татарлары (Литва, Беларус, Польша яклары) үзара акча җыеп, чиркәү буларак хезмәт иткән агач бинаны сатып ала. Нью Йоркта Татар җәмгыяте 1907 елда ук рәсми рәвештә теркәлә, ул American Mohammedan Society дип атала. Бу - бер версия, әмма башка фараз да бар. Мәсәлән, кайбер чыганакларда 1867 елда ук имам Ибраһим Раецкий мәхәллә әгъзаларына мөһер сугылган документлар өләшкән. Димәк, мәчет бу бинада урнашмаган булса да, мәчет эшләре шул елларда ук башланган булып чыга. Бу мәсьәләне тарихчылар тарафыннан өйрәнү, ачыклау кирәк.
Беренче дөнья сугышыннан соң да татарлар Америкага күчеп китү ягын карый. Шул буын мөһаҗирләре арасында Беларус-Литва-Польша берләшкән мөфтияте вәкилләре дә була. 1917 ел инкыйлабыннан соң килеп төпләнүче шул ук Липка татарлары мәхәллә санын арттыра. 1930нчы елларда бу мәчеттә Якуб хәзрәт Шинкевич имам эшләрен алып бара, мәхәллә тормышы тагын да активлаша. 1970нче елларда исә Нью-Йоркка Кытай, Япониядә туып-үскән мөһаҗирләр дә килеп төпләнә. Алар ярдәмендә дә татар мәхәлләсе җанлана.
Әмма бүген монда тынлык. Татарлар гөрләп яшәгәнен дәлилләгән шушы бердәнбер мәчет торып калган. Тирә-ягында кайчандыр татарлар яшәсә, хәзер алар юк. Мәчетне кем карап тора, анда гыйбадәтләр узамы, азан әйтеләме, кем имамлык итә, нинди тормыш белән яши мәчет? Шушы сорауларны ачыклар өчен фоторепортаж әзерләдек.
Нью-Йоркта манаралы татар мәчете. Хәзер ул ни хәлдә?
![Американың Нью-Йорк шәһәрендә урнашкан Бруклин районының Уильямсбург дигән җирендә мәчет урнашкан. Бу - шәһәрдә манаралы беренче гыйбадәт йорты. Ул мәчет буларак 1933 елда эшли башлый.](https://gdb.rferl.org/01000000-c0a8-0242-c9a6-08dc11dd116a_w1024_q10_s.jpeg)
1
Американың Нью-Йорк шәһәрендә урнашкан Бруклин районының Уильямсбург дигән җирендә мәчет урнашкан. Бу - шәһәрдә манаралы беренче гыйбадәт йорты. Ул мәчет буларак 1933 елда эшли башлый.
![Мәчет ике катлы агач бинада урнашкан. Беренче каты татар җәмгыяте өчен җыелу урыны итеп оештырылса, икенче каты тулысынча гыйбадәтханә буларак булдырыла. Килеп керүгә беренче катта - зур холл һәм аның түрендә менә шундый мөнбәр тора. Беренче катта мәчетне барлыкка китергән татарлар, руханилар фотолары, дини һәм тарихи китаплары, бүләкләре саклана. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-d20f-08dc11dd868f_w1024_q10_s.jpeg)
2
Мәчет ике катлы агач бинада урнашкан. Беренче каты татар җәмгыяте өчен җыелу урыны итеп оештырылса, икенче каты тулысынча гыйбадәтханә буларак булдырыла. Килеп керүгә беренче катта - зур холл һәм аның түрендә менә шундый мөнбәр тора. Беренче катта мәчетне барлыкка китергән татарлар, руханилар фотолары, дини һәм тарихи китаплары, бүләкләре саклана.
![Холл зур, биредә төрле бәйрәмнәр, җыеннар узган. Хәзер исә - тынлык. Диварларга төрле китаплар белән бергә фотолар һәм рәсемнәр куелган, ял итәр өчен кенәфиләр бар. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-e8b1-08dc11df6722_w1024_q10_s.jpg)
3
Холл зур, биредә төрле бәйрәмнәр, җыеннар узган. Хәзер исә - тынлык. Диварларга төрле китаплар белән бергә фотолар һәм рәсемнәр куелган, ял итәр өчен кенәфиләр бар.
![Мәсәлән, бу дини китапларны Нью-Йорктагы татар имамнары кулланган, кайберләре пыяла астында саклана. Мәчетнең беренче имамы Ягъкуб Шинкевич була. Аның тырышлыгы белән мәчет каршында дини китаплар да басылган. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-2dc3-08dc11df8eb7_w1024_q10_s.jpg)
4
Мәсәлән, бу дини китапларны Нью-Йорктагы татар имамнары кулланган, кайберләре пыяла астында саклана. Мәчетнең беренче имамы Ягъкуб Шинкевич була. Аның тырышлыгы белән мәчет каршында дини китаплар да басылган.
![Мәчет тирәсендә кайнаган мөселман татар тормышы белән шундагы фотолар аша танышып була. Мәсәлән, бу фотода - татар тарихы. Нью-Йорктагы татар мәчете алдында татарлар истәлеккә фотога төшкән. Уртада - имам булып эшләгән Ягъкуб Шинкевич.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-ad40-08dc11df7650_w1024_q10_s.jpg)
5
Мәчет тирәсендә кайнаган мөселман татар тормышы белән шундагы фотолар аша танышып була. Мәсәлән, бу фотода - татар тарихы. Нью-Йорктагы татар мәчете алдында татарлар истәлеккә фотога төшкән. Уртада - имам булып эшләгән Ягъкуб Шинкевич.
![Бусы да мәчет каршында төшкән фото, бу юлы татарлар баскычка тезелеп баскан. Элеккеге вакытта мәчеткә баскычтан менеп керәсе булган. Ә аскы ишек - татар йортына керү урыны. Әлеге вакытта өске каттагы ишек ябык. Игътибар итсәгез, мәчет каршында койма бар, ул әле дә саклана.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-db9a-08dc11df7651_w1024_q10_s.jpg)
6
Бусы да мәчет каршында төшкән фото, бу юлы татарлар баскычка тезелеп баскан. Элеккеге вакытта мәчеткә баскычтан менеп керәсе булган. Ә аскы ишек - татар йортына керү урыны. Әлеге вакытта өске каттагы ишек ябык. Игътибар итсәгез, мәчет каршында койма бар, ул әле дә саклана.
![Җәмәгатьчелек җыела торган бинаның беренче катында шулай ук дини китаплар киштәсе дә бар. Биредә инглиз, поляк, төрек телләрендә китаплар бар. ](https://gdb.rferl.org/01000000-c0a8-0242-e80f-08dc11df531a_w1024_q10_s.jpg)
7
Җәмәгатьчелек җыела торган бинаның беренче катында шулай ук дини китаплар киштәсе дә бар. Биредә инглиз, поляк, төрек телләрендә китаплар бар.
![Холл түрендә Нью-Йоркта оешкан мөселман татар җәмгыятенең чигелгән байрагын күреп була. Ай һәм йолдыз бизәкләре белән чигелгән ул. Татар оешмасы American Mohammedan Society, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәр җәмгыяте исемен йөрткән. Нью-Йорктагы татар оешмасы 1907 елның февралендә үк төзелгән. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-73b9-08dc11df531b_w1024_q10_s.jpg)
8
Холл түрендә Нью-Йоркта оешкан мөселман татар җәмгыятенең чигелгән байрагын күреп була. Ай һәм йолдыз бизәкләре белән чигелгән ул. Татар оешмасы American Mohammedan Society, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәр җәмгыяте исемен йөрткән. Нью-Йорктагы татар оешмасы 1907 елның февралендә үк төзелгән.
![Тагын бер ядькәр. Бу зур китапка кешеләрнең кайсы елда күпме сәдака бирелгәне теркәп барылган. Китапка теркәлгән исемнәргә карасаң, күпчелеге - татар исем һәм фамилияле кешеләр. Татарлар мәчет булдыру өчен бинаны үз акчасына сатып ала һәм гомер буена асрый. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-1e05-08dc11df43c8_w1024_q10_s.jpg)
9
Тагын бер ядькәр. Бу зур китапка кешеләрнең кайсы елда күпме сәдака бирелгәне теркәп барылган. Китапка теркәлгән исемнәргә карасаң, күпчелеге - татар исем һәм фамилияле кешеләр. Татарлар мәчет булдыру өчен бинаны үз акчасына сатып ала һәм гомер буена асрый.
![Бу - элеккеге имамның эш кабинеты. Аңа керү ишегендә татар мәхәлләсе җыеныннан истәлеккә төшкән фотолар эленеп тора. Эш кабинеты да төрле ядкәрләр, тарихи мирас итеп сакланырга тиешле әйберләр, китаплар белән шыплап тулган.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-2f33-08dc11dea905_w1024_q10_s.jpeg)
10
Бу - элеккеге имамның эш кабинеты. Аңа керү ишегендә татар мәхәлләсе җыеныннан истәлеккә төшкән фотолар эленеп тора. Эш кабинеты да төрле ядкәрләр, тарихи мирас итеп сакланырга тиешле әйберләр, китаплар белән шыплап тулган.
![Татар җәмгыяте зур һәм актив була. Мәчет озак еллар дәвамында татарларны туплаучы ролен үтәгән. Хәзер исә тынлык... Татарлар мәчет тирәсеннән күчеп киткән, алар Нью-Йоркның төрле җирләрендә яши.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-bafe-08dc11de30c6_w1024_q10_s.jpeg)
11
Татар җәмгыяте зур һәм актив була. Мәчет озак еллар дәвамында татарларны туплаучы ролен үтәгән. Хәзер исә тынлык... Татарлар мәчет тирәсеннән күчеп киткән, алар Нью-Йоркның төрле җирләрендә яши.
![Нью-Йорктагы беренче манаралы мәчетне булдыручылар - Липка татарлары. Шуңа да бина эчендә Липка татарларына бәйле рәсемнәре бар. Мәсәлән, Белосток мәчете рәсеме туган яклардан килгән кадерле бүләк буларак түрдә тора. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-4cdb-08dc11ddacfb_w1024_q10_s.jpeg)
12
Нью-Йорктагы беренче манаралы мәчетне булдыручылар - Липка татарлары. Шуңа да бина эчендә Липка татарларына бәйле рәсемнәре бар. Мәсәлән, Белосток мәчете рәсеме туган яклардан килгән кадерле бүләк буларак түрдә тора.
![Бу фотоларда да - татарлар. Тарихта калган кемнеңдер никах фотолары, бергә кавышкан парларның, гаиләләрнең истәлеккә төшкән рәсемнәре. Кемнәр алар? Исемнәре ничек, кем булып эшләгән бу кешеләр, бәхетле булганнармы? Нәсел җепләре кайсы якларга барып тоташа, бүген дәвам итәме икән бу нәселләр?](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-3705-08dc135dc358_w1024_q10_s.jpg)
13
Бу фотоларда да - татарлар. Тарихта калган кемнеңдер никах фотолары, бергә кавышкан парларның, гаиләләрнең истәлеккә төшкән рәсемнәре. Кемнәр алар? Исемнәре ничек, кем булып эшләгән бу кешеләр, бәхетле булганнармы? Нәсел җепләре кайсы якларга барып тоташа, бүген дәвам итәме икән бу нәселләр?
![Мәчет эчендә аш бүлмәсе дә бар. Монда кунаклар чәй яки каһвә пешереп сыйлана ала. ](https://gdb.rferl.org/01000000-c0a8-0242-6794-08dc11e57e34_w1024_q10_s.jpeg)
14
Мәчет эчендә аш бүлмәсе дә бар. Монда кунаклар чәй яки каһвә пешереп сыйлана ала.
![Чәй генә түгел, тулы бер табын әзерләр өчен барлык уңайлыклар каралган. Татар җыеннарына, Ураза һәм Корбан гаетләренә итле пәрәмәчләр өчен табалар шушы мич өстендә чыҗлаган. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-e93d-08dc11e43711_w1024_q10_s.jpg)
15
Чәй генә түгел, тулы бер табын әзерләр өчен барлык уңайлыклар каралган. Татар җыеннарына, Ураза һәм Корбан гаетләренә итле пәрәмәчләр өчен табалар шушы мич өстендә чыҗлаган.
![Бүген мәчет ачкычы Алиссия Раткевич кулында. Азатлык хәбәрчесен ул каршы алды. Ул шушы мәчет урнашкан урамда үскән. Әле дә мәчет күршесендә генә яши. Аның бер әбисе - Липка татары, шуңа мәчеттә сакланган мирас минем өчен кадерле, монда минем йөрәгемнең бер өлеше, дип аңлатты. Алиссия мәчетне карап тора, тәртиптә тота. Башкалар бу эш белән мәшәкатьләнәсе килмәде, әбиемә хөрмәт күрсәтү булыр дип үзем бу эшкә тотындым, ди ул. Алиссия ислам динен кабул иткән, Әминә исемен куштырган. Үзе колледжда менеджер булып эшли. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-e855-08dc11e1d9a5_w1024_q10_s.jpg)
16
Бүген мәчет ачкычы Алиссия Раткевич кулында. Азатлык хәбәрчесен ул каршы алды. Ул шушы мәчет урнашкан урамда үскән. Әле дә мәчет күршесендә генә яши. Аның бер әбисе - Липка татары, шуңа мәчеттә сакланган мирас минем өчен кадерле, монда минем йөрәгемнең бер өлеше, дип аңлатты. Алиссия мәчетне карап тора, тәртиптә тота. Башкалар бу эш белән мәшәкатьләнәсе килмәде, әбиемә хөрмәт күрсәтү булыр дип үзем бу эшкә тотындым, ди ул. Алиссия ислам динен кабул иткән, Әминә исемен куштырган. Үзе колледжда менеджер булып эшли.
![Бусы бинаның икенче каты һәм бу өлеше бары тик гыйбадәт өчен кулланыла. Әлеге мәчет башта чиркәү булган, татарлар ул бинаны мәчет өчен сатып алган, әмма кыйбла юнәлешен билгеләгәндә бераз ялгышлык килеп чыккан. Имам хөтбә сөйли торган михраб беренче тапкыр ничек куелган, шулай сакланган, мөселманнар намазны михраб ягына карамыйча укый.](https://gdb.rferl.org/01000000-c0a8-0242-7146-08dc11e161fc_w1024_q10_s.jpg)
17
Бусы бинаның икенче каты һәм бу өлеше бары тик гыйбадәт өчен кулланыла. Әлеге мәчет башта чиркәү булган, татарлар ул бинаны мәчет өчен сатып алган, әмма кыйбла юнәлешен билгеләгәндә бераз ялгышлык килеп чыккан. Имам хөтбә сөйли торган михраб беренче тапкыр ничек куелган, шулай сакланган, мөселманнар намазны михраб ягына карамыйча укый.
![Монда 200ләп кеше намаз укый ала, ди Алиссия. Хатын-кызлар намазны тиз күчереп йөртелә торган ширма-дивар артында укый ала.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-7ba4-08dc11e161f0_w1024_q10_s.jpg)
18
Монда 200ләп кеше намаз укый ала, ди Алиссия. Хатын-кызлар намазны тиз күчереп йөртелә торган ширма-дивар артында укый ала.
![Хәзер мәчеттә гыйбадәтләр башкарылмый. Алиссия сүзләренчә, мәчетне тулысынча тәртипкә китәрәсе бар, кешеләрне кабул итү ничек булачак - барысы да төгәллек белән хәл ителергә тиеш. ](https://gdb.rferl.org/01000000-c0a8-0242-6408-08dc11e1ca28_w1024_q10_s.jpg)
19
Хәзер мәчеттә гыйбадәтләр башкарылмый. Алиссия сүзләренчә, мәчетне тулысынча тәртипкә китәрәсе бар, кешеләрне кабул итү ничек булачак - барысы да төгәллек белән хәл ителергә тиеш.
!["Бу - тарихи мәчет, биредә һәрнәрсә - кыйммәтле ядкарь, аларны югалтмау, саклау - безнең бурыч. Шуңа мәчетнең ничек эшләве, монда кемнәр эшләве, кемнәрнең килеп йөрүе, аларның мәчеткә мөнәсәбәте нинди булачак кебек мөһим сорауларны ачыклыйсы бар", диде ул. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-af7f-08dc11e1f85f_w1024_q10_s.jpg)
20
"Бу - тарихи мәчет, биредә һәрнәрсә - кыйммәтле ядкарь, аларны югалтмау, саклау - безнең бурыч. Шуңа мәчетнең ничек эшләве, монда кемнәр эшләве, кемнәрнең килеп йөрүе, аларның мәчеткә мөнәсәбәте нинди булачак кебек мөһим сорауларны ачыклыйсы бар", диде ул.