Accessibility links

Кайнар хәбәр

Французлар Нуриевны зурлый


Искитмәле бию сәләте белән дөньяны шаккатырган татар биючесе Нуриевнең киемнәре Франциядә кием күргәзмәсендә күрсәтелә.

Әгәр Рудольф бу күргәзмәне үзе күрсә, горурланып кына калмас, һичшиксез һушыннан язар иде. Франциянең Моулинс шәһәрендә Милли киемнәр үзәгендә сокландыргыч күргәзмә ачылды. Бина үзе дә бик искитмәле. Ул Луиз XIV вакытыннан калган антик архитектурасы белән кешеләрне таң калдыра.

Вакытында күренекле шәхесләр яшәгән әлеге бинага кергән кунакларны баскычта Нуриевнең зур фотосы каршы ала. Бер бүлмәдән башкасына йөргәндә, Рудольфнын тормыш мизгелләрен күреп була. Туганда гади кеше булган Рудольфка дөньяны хәйран калдыру бәхете насыйп була.

Әлеге милли киемнәр үзәге башлыгы һәм шул ук вакытта Париж операсындагы китапханә музее мөдире Мартин Каһән белән мәшһүр дизайнерлардан Эзио Фригеро, Рудольфның сәхнә тормышындагы мизгелләрне аның киемнәре белән күрсәтергә теләгән.

Әгәр Нуреевның авыр шартларда үткән балачагын телгә алмаганда, Гади бер татар гаиләсендә туып үскән җәүһәр Петербур сәхнәләренә кояштай балкып чыга. Аннан Парижга килә. Совет империясeннан качкан Нуреев үз карьерасын халыкара җәмәгатьчелек алдында башлап җибәрә.

Күргәзмә сайтына урнаштырылган киемнәр

Алтын, көмеш, җәүһәр кебек төрле кыйммәтле ташлар белән көнчыгыш бизәкләре тәэсирендә чигелгән йөздән артык сәхнә күлмәге һәрберсе, бәлки, Петербурдан качып мәшһүр булган кечкенә качакның юл харитасын чагылдырадыр...

Күргәзмә “оча торган татар”ның сәхнәгә менгән беренче еллары, Париж балет театрындагы чыгышлары, аның хыяллары һәм кешеләрне таң калдырган сәләтен яңача – мәшһүрнең киемнәре аша да ача. Французлар аның бу тормыш мизгелләренә, талантына әле дә соклана.

Алар аның якты тормышын Франциянең иң матур, иң тарихи һәм истәлекле 1500 квадрат метрлы бинасында искә алына.

Карарга: Рудольф Нуриевнең бию киемнәре күргәзмәce. 9 май -11 ноябрь, Moulins, Франция
Centre national du Costume de Scène; 04-70-20-76-20; www.cncs.fr

Укырга:
Күргәзмә китапчыгы, «Rudolf Noureev, 1938-1993», 160 сәхифә, 35 евро, Editions du Mécène, Centre national du Costume de Scène.
XS
SM
MD
LG