Accessibility links

Кайнар хәбәр

Oппозиция Обамадан ни таләп итә?


Ирандагы оппозиция хәрәкәте яшелләр, Махмүт Әхмәдиниҗатның президентлыгына каршы уздырган чараларда Обамага үз таләпләрен белдерде.

Тәһрандагы АКШ илчелегенең басып алынуына 30 ел тулуы төрле чаралар белән билгеләнгәндә, оппозиция үз протест чараларын уздырды. Алар президент сайлавында хәрәмләшүләр булуын алга сөреп, Әхмәдиниҗатның икенче тапкыр президент итеп сайлануына зур ризасызлык белдерә.

Оппозиция хәзер АКШ президенты Обамадан тараф сайларга таләп итә: Әхмәдиниҗат хакимияте яисә аның президентлыгын танымаган оппозиция хәрәкәтен сайларга.

Оппозиция тарафдарларыннан журналист Амир, АКШның атом сөйләшүләрендә Әхмәдиниҗат хакимияте белән күрешү омтылышы, илдәге оппозиция хәрәкәтенең эшчәнлегенә күләгә төшерә дигән карашта тора.

"Йә без, йә алар"


Иран оппозициясе хәзер, АКШны тараф сайларга чакыра.

Журналист Амир "Обама хакимияте Американың Ирандагы популярлыгын искә алуы кирәк", ди. Чөнки ул, төбәктә Американы иң күп яклаган халыкның Иранда булуын алга сөрә.

Сәясәт белгече Мостафа Хөсрәви, көнбатыш илләренең Иран оппозициясен кирәкле яклауны күрсәтә алмавын әйтә:

"Үзләрен кеше хокукларын яклаучы илләр дип атаган илләр, бары тик Иранда яшәгән үз халкына яисә мәнфәгатенә куркыныч янаган очракта гына ярдәмгә килә", ди ул.

Иран хакимияте тарафыннан зур басымнарга дучар калган оппозиция төркеменең җитәкчесе Хөсрәви, "оппозиция хәрәкәте тышкы йогынтыга бирелергә теләми, ләкин Көнбатыш Ирандагы җитди хокук бозуларга күз йоммаска тиеш", диде.

Мәгълүм булганча, Тәһранда оппозициянең тыныч максатта башланган чаралары зур полиция көче белән таратылды. Протестта катнашкан кешеләр төшергән видеолар моңа дәлил.



Тәһрандагы вакыйгаларны якыннан күзәткән Вашингтон хакимияте чараларда көч кулланылуына каршы борчылу белдерде.

Оппозиция хәрәкәте вәкилләре хакимияткә каршы бу хакта күбрәк тәнкыйть һәм басым булырга тиеш дигән карашта тора.

Хөсрәви, әгәр халыкара җәмәгатьчелек вакыйгаларга көчле реакция күрсәтмәсә, режим оппозициягә каршы күбрәк басым ясаячак, ди.

4 ноябрьдәге вакыйгаларда көч куллану очракларын видеода ачык итеп күрергә була. Хөсрәви кыйнау очракларын күрсәтелүенә бәлки хакимият халыкны куркыту өчен махсус рөхсәт иткәндер дип уйлый.

Оппозиция вәкилләренең уртак карашы, Әхмәдиниҗат белән булган сөйләшүләрнең халыкка ачык булуын һәм анда кеше хокуклары мәсьәләсе дә кайгыртылуын таләп итә.
XS
SM
MD
LG