Accessibility links

Одесса татары: дрон һөҗүмнәре хәзер ул кадәр куркытмый


Одесса юстиция академиясенә ясалган һөҗүмнән чыккан соң янгын, 24 апрель 2024
Одесса юстиция академиясенә ясалган һөҗүмнән чыккан соң янгын, 24 апрель 2024

Украинага каршы сугыш башлганнан бирле Русия армиясе Одесса шәһәренә һөҗүм итеп килә, әмма соңгы айларда һөҗүмнән килгән зыян артты. Одессада казан, кырым, әстерхан татарлары яши. Азатлык анда гомер итүче бер татар гаиләсе белән һөҗүмнәр арту вазгыятендә тормыш итүләре турында сөйләште.

Одессада яшәүче Илһам (исеме үзгәртелде) Русия хәрбиләренең шәһәргә даими һөҗүм итеп торуларын әйтә. Аның сүзләренчә, әгәр элек Shahed дроннары җибәрелсә, хәзер баллистик ракетлар һөҗүме башланган, аларны тотып калу да авыр, салынган зыян да күбрәк ди ул.

"Бер әйбер генә тынычландыра - баллистик ракетлар күп түгел дип беләм. Көне-төне Одессага һөҗүм итеп утыра алмаслар. Әгәр алар көн саен очып килә башласа, анда инде шәһәрдә калыргамы-юкмы дип уйлана башлыйсыңдыр, әлегә халык үз гадәтләнгән тормышы белән яши. Әлбәттә, һөҗүмнәрдән соң кешеләрнең үлүе турындагы хәбәрләр кәефне төшерә. Менә март аенда торак йортка дрон төшеп 12 кеше үлде, шуның бишесе бала, бик кызганыч", ди ул.

Әңгәмәдәшнең чын исемен ни өчен атамыйбыз?
Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә, иминлек максатыннан аны атамый.

Илһам әйтүенчә, шәһәрдәге һөҗүмне кисәтүче махсус телеграм каналлар бар һәм алар нинди дрон яки ракет очып килүен шуннан белә.

"Мисал өчен, башта кисәтү эшли башлый, без шул телеграм каналга кереп нинди дрон яки ракет очып килүе турындагы хәбәрне карыйбыз. Әгәр Shahed икән, тынычланабыз, чөнки алар китерә торган зыян ул кадәр зур түгел. Әлбәттә, дрон һөҗүме нәтиҗәсендә дә кешеләр үлә, биналар җимерелә, әмма барыбер, салынган зыян ул кадәр зур дип әйтмәс идем. Тыныч булмасак та, канатлы, баллистик ракетлар җибәрелгәннән соң кебек үк борчылмыйбыз.

Ракетлар Кырымнан 3-6 минутта очып килә

Баллистик ракетны гадәттә Кырымнан җибәрәләр. Ул бик тиз очып килә, шуңа бомбадан качу урынына яшеренергә өлгермисең. Балаларың күп булса, аеруча тиз генә чабып чыгып булмый, ә ракетлар Кырымнан 3-6 минутта очып килә.

Шуңа ике дивар кагыйдәсен кулланабыз һәм фатирдагы коридорга чыгабыз. Тәрәзәләр булмаган урынга качабыз. Соңгы тапкыр һөҗүм вакытында мин мәчеттә идем. Аннан бер-ике чакрым гына ераклыкта шартлау булды. Ул һөҗүм бөтен эчемне актарды, хәтта ролетлар селкенде, шул кадәр курыктым, аңлатып бетереп булмый. Янымда шартлаган кебек тоелды, намаз укып бетереп чыккач кына кайда очып килгәнен күрдек.

Одесса яр буйлап урнашкан шәһәр. Озынча булганга һәм сузылганга шәһәрнең бер башыннан икенче башына барып җиткәнче бик күп вакыт уза. Районның башка бер башына һөҗүм иткән булсалар, без аны бөтенләй белми дә калырга мөмкин. Күбрәк ракет һөҗүменә каршы тору систем тавышларын ишетәбез. Берничә тапкыр гына безнең яннан ракет очып китүен ишеткәнем булды. Сүз дә юк, куркыныч, әмма һәрвакыт янда очып йөрмиләр бит", ди Илһам.

Одессада яшәгән кырымтатар Закир Калмыков элегрәк Русия армиясе һөҗүмнәр белән халыкны куркытып, шәһәрдән китәргә мәҗбүр итмәкче дигән иде.

"Аларның башында Новороссияне торгызу максаты яши. Одессаны күптән "тарихи җирләре" дип саный, басып алырга телиләр, заманында Одесса Русиянең дүртенче шәһәре дип саналган бит", диде.

Илһам исә Русия армиясенә Одессага җитәр өчен Николаев аркылы узмалы ди. Ә Николаевка җитәр өчен Русия хәрбиләренә яңадан Херсонның уң ягына кайту кирәк.

"Алар Антонов күпереннән узды, Херсон шәһәрен яулады. Николаевка килеп җитү юлында туктап калды. Николаевны басып ала алмадылар. Хәзер алар шул елганы узар өчен яңадан Херсонны, аннары Николаевны алырга тиеш. Шуннан соң гына Одессага керергә. Шуңа басып алу куркынычын күрмибез. Мондагы халыкка караганда, чит илләрдә оккупация турында күбрәк сөйлиләр, күбрәк куркалар кебек", ди ул.

Илһам сүзләренчә, һөҗүмнәр даими булып торса да шәһәрдән китәргә теләүчеләр юк диярлек.

"Балалар әлбәттә курка, әмма шәһәрдән китү турында инде беркем сөйләшми. Безнең татарлар да сугышка кадәр ничек яшәгән булса, шулай гомер итүләрен дәвам итә. Төрле эшләрдә эшлиләр, мин белгәннәрнең күбесендә 3-4 бала", ди ул.

Украинада Русия армиясенең энергетика инфраструктурасына, беренче чиратта җылылык электр станцияләренә һөҗүме сәбәпле кабат электрны өзү башланды. Аеруча Донецки, Одесса һәм Киев өлкәләрендә хәл катлаулы.

"Бер көнне сәгать кичке алтыларда сүндерделәр дә унда гына кабыздылар. Кайвакыт өч сәгатькә сүндерәләр, дүрт-биш сәгатькә дә сүндергәннәре бар. Аны стабилизацион өзү дип атыйлар. Андый хәлләр була", ди Илһам.

Одесса күпмилләтле шәһәр, монда урыс, украин, алман, поляк, болгар, молдаван, әрмән милләте вәкилләре яши. Заманында яһүдләр күп булган, хәзер алар 1-2 процент калган. Урыслар украиннардан азрак, ләкин алар Одессаны урыс шәһәре дип саный.

Сугыш аркасында тормыш кыйммәтләнгән. Шулай да, пенсияләр, эш хаклары түләнә, азык-төлек элеккечә булмаса да бар, кибетләр, базарлар эшли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG