Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсендә су басу аркасында тагын бер шәһәрне эвакуациялиләр


Новотроицкида бүген иртән дамба аша су агып чыккан.

Оренбур өлкәсендә Новотроицки шәһәрендә яшәүчеләрне эвакуацияли башлаганнар. Бүген, 8 апрель иртәсендә анда дамба аша су агып чыккан. Бу хакта төбәк башлыгы Денис Паслер хәбәр итте.

"Шәһәрдә яшәүчеләр әйтүенчә, дамба 1957 елда көчле язгы ташудан соң төзелгән булган. Бу дамба шәһәр тирәсен язгы ташуда Сазанье күленә тула торган судан саклый. Шәһәр хакимиятләре Севастопольская урамында яшәүчеләрне эвакуацияли. Вакытлыча яшәү пунктлары әзерләнде", дип яза Оренбур губернаторы үзенең Telegram-каналында.

Су 8,5 метрга күтәрелгән. Дамбаны ныгыту эшләре алып барыла, урында махсус техника эшли. "Ситуация контрольдә" дип белдерде Паслер.

Оренбурда моңарчы күрелмәгән су басу көтелә, су өч тәүлек эчендә нык күтәреләчәк, диде шәһәр мэры Сергей Салмин.

  • Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендә бу көннәрдә хәл иң куркынычы. Язгы ташу аркасында җомга кич Орскида Җаек елгасын тотып торучы дамба җимерелде. Шәһәрнең берничә районын эвакуацияләделәр. Әмма 4 кеше һәлак булды, 99 кеше төрле җәрәхәтләр алды, шуларның 18е – балалалар. Зыян күрүчеләрнең тугызы хастаханәгә салынган. Барлыгы 2 мең кеше эвакуацияләнгән. Орскидагы су басу федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип игълан ителде.
  • Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде.
  • Су басу шулай ук Оренбур шәһәренең бер өлешенә дә кагылды, анда елгадагы су бер тәүлектә 28 сантиметрга күтәрелде. 400дән артык кеше эвакуацияләнде.
  • Татарстан һәм Башкортстанда язгы ташу башланды: күперләрне су баса, машиналарны юдырып алып китә.
  • Элегрәк "Известия" басмасы метеорологлар белән сөйләшеп язма чыгарган иде, анда Идел буе төбәкләрендә аномаль язгы ташулар булырга мөмкин дип кисәтелде.
  • Белгечләр әйтүенчә, Русия үзәгендә яуган кар нормадан 30-40 процентка артык. Бу язын көчле ташуларга китерергә мөмкин дип фаразлый алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG