Accessibility links

Кайнар хәбәр

Орски мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаев эшен карау башланды


Илшат Ульябаев (сулда). "Аспекты" фотосы
Илшат Ульябаев (сулда). "Аспекты" фотосы

Кайбер шаһитлар булмау сәбәпле мәхкәмәне 13 июньгә күчергәннәр.

Бүген, 6 июньдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүче 50 яшьлек Илшат Ульябаевның җинаять эшен карый башлаган. Аны 17 гыйнварда Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән халык җыенында булуы өчен "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә каршы көч куллануда" гаеплиләр.

Уфаның "Аспекты" басмасы җирле журналистка сылтанып хәбәр итүенчә, мәхкәмә утырышында Чиләбе ОМОНы җитәкчесенең күрсәтмәләрен укыганнар. Аның күрсәтмәләрендә 17 гыйнвар көнне ОМОН хезмәткәрләренә дә, милеккә дә җитди зыян килмәве, бары тик бер "КамАЗ" машинасы гына зыян күрүе әйтелгән, дип сөйләгән журналист басмага.

Шулай ук ул утырышка зыян күрүчеләрнең вәкилләре кабат килмәде, дип әйткән.

"Аларның берсе "махсус хәрби операция"дә. Калганнарының исемлеген дәүләт гаепләүчесе ябык конверт белән хөкемдарга тапшырды, аларны эшкә өстәячәкләр. Тик хөкемдар Филатов шаһитларны мәхкәмәгә чакырып җибәргән язулар булмаганга бу "яшерен исемлекне" эш материалларына өстәмәде, аны гаепләүгә кире кайтарды", дигән журналист.

"Idel.Реалии" ачыклавынча, мәхкәмәдә Башкортстан эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Радик Шәймөхәммәтовның язмача биргән күрсәтмәләрен дә укыганнар. Ул үзен Баймакка Башкортстан эчке эшләр министры җибәрүен әйткән, янәсе министр "17 гыйнварда мәхкәмә утырышын өзәргә мөмкиннәр" дип, аны анда тәртип сакларга җибәргән.

Шәймөхәммәтов 17 гыйнварда Баймак мәхкәмәсе каршында оператив штаб төзелде, аның эше белән мин һәм Башкортстан эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый тәртипне саклау полициясе җитәкчесе урынбасары Руслан Скорняков җитәкчелек итте дигән.

"Мәхкәмә бинасын уратып алдык, мәхкәмәгә килү юллары авыр техника белән каплап куелды, протест белдерүчеләрнең гамәлләрен һавадан квадрокоптерлар белән күзәтү оештырылды. Оренбур белән Чиләбе өлкәләре Росгвардиясе хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән иде", дип сөйләгән ул.

Шәймөхәммәтов әйтүенчә, 17 гыйнвар көнне мәхкәмә бинасы янына "ике меңләп протест белдерүче җыелган, алар арасында актив катнашучылар да булган", бу кешеләр башкаларны Росгвардия белән полиция хезмәткәрләренә каршы көч кулландырткан. "Протест белдерүчеләр ягыннан ташлар, боз кисәкләре, утыннар очып килгән", алар имеш куәт оешмалары вәкилләренең калканнарын, каскаларын йолкып алган. Шуңа күрә хезмәткәрләр тән җәрәхәтләре алган.

Кайбер шаһитлар булмау сәбәпле мәхкәмәне 13 июньгә күчергәннәр.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG