Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бһуттоның ире президентлык ярышында


Пакыстанның иң көчле сәяси карар органы - президентлык посты хәзер яңа намзәтне көтә. Шимбә көнне парламентның ике пулаты белән бергә илнең 4 вилаять шурасы Пакыстанның киләчәк президентын сайлаячак.

Шимбә көнне булачак сайлауларда, мәрхүм Беназир Бһуттоның ире һәм шулай ук парламенттагы зур сәяси партиянең җитәкчесе булган Асиф Али Зәрдариның, сайлауда җинеп чыгачагына илдә ышаныч зур.

Сайлау шурасындагы 700 әгъзаның яртысы диярлек сайлауда Пакыстан халык партиясе җитәкчесе Зәрдарине яклаячакларын ачыктан-ачык бәян иткәннәр иде. Хәзер Пакыстанда күзләр сайлауга төбәлде һәм яшерен тавыш бирү нәтиҗәләрендә кемнең сайланачагы дөньяны да кызыксыну уята.

Асиф Али Зәрдари
Сайлауда Зәрдаридан башка тагын ике намзәт тә катнаша. Алар Пакыстан мөселман лигасы башлыгы элекке прокурор Сагидүззаман Сиддики һәм Пакыстан каиди заман мөселман лигасы партиясе җитәкчесе Мушаһид Хөсәен Сәет.

Сайлау алды чаралары вакытында “Азатлык” радиосына биргән әңгәмасендә Сәет, сайлауда төп ярышының үзе һәм Зәрдари арасында барачагын әйтте. Фикер белешү нәтиҗәләренә карап, Сәет коррупция белән көрәш мәсьәләсенә килгәндә, халыкның сайлауда үзенә тавыш бирәчәгенә ышаныч белдерә:

"Президент сайлавында сәяси көчтән тыш намзәтләрнең кешелеклеге дә мөһим роль уйный. Аларның кылган эшләре, харектеры һәм нинди максат белән чыгыу. Минем кылган эшләремдә хатам булмады һәм миңа гаепләүләр ташлаучы да булмады. Пакыстанның, башка сәяси партияләр белән бер рәттә бүтән вилаятьләр белән дә тыгыз элемтәдә тора алачак һәм илнең федераль символы булып калачак "каршылыксыз" бер президентка ихтыяҗы бар”, диде президент сайлабында Зәрдаригә көндәш намзәт Мушаһид Хөсәин Сәет.

Зәрдари соңгы ике дистә елда коррупциядә гаепләнде. Ул акча юуда һәм канунсыз рәвештә Британиядә виллалар сатып алуда гаепләнеп 11 ел төрмәдә яткан иде. Узган ел октябрь аенда президент Пәрвәз Мөшәррәф Зәрдаригә каршы ачылган барлык мәхкәмә эшләрен гамәлдән чыгарган фәрман чыгарган иде.

Кайбер белгечләр, 27 декабрьдә Бһуттоның үтерелүеннән соң, Зәрдаринең партия башлыгы булып 18 февральдәге сайлауда җиңеп чыгыуннан соң халыкның аңа булган ышанычы артты, дип белдерә. Зәрдари халыкның дәүләт өстендәге хакимиятен яңадан кайтару өчен төрле сәяси партияләрне бергә җыйган һәм Мөшәррәфне вазифадан китәргә мәҗбүр иткән иде. Хакимиятнең гаепләү ташлау янавыннан соң Мөшәррәф 18 августта президентлык вазифасыннан китүен игълан итте.

Пакыстандагы сәяси мәсьәләр турында макаләләр язучы Заһит Хөсәен радиобызга президентның киләчәктәге юнәлеше ил киләчәгендә хәл иткеч роль уйнаячагын әйтте:

"Зәрдаригә әлеге вакытта зур ышаныч юк. Президент итеп сайланганнан соң - әгәр парламенттагылар аңа таба тартыла башласа, бу хакимиятнең парламент системасы өчен яхшы булмаячак", диде ул.

Заһит бу сүзләре белән президентның вәкаләтләр мәсьәләсенә басым ясый. 1973 елда Британия демократик парламент ысулын үрнәк итеп алган Пакыстанда, дәүләт эшләре башкару вәкаләте премьер-министрга бирелгән иде. Президент исә символик бер башлык булып торды.


Ләкин генерал Мөшәррәф президентлык вазифасына керешгеч парламентны булдыксызлыкта гаепләп, вәкаләтлекләрнең зур бер өлешен үз өстенә алды.

Бу адымнан соң президент, сивиль һәм хәрби җитәкчеләрне билгеләп кую белән бергә парламентны тарату һәм илнең атом коралларын үз кулында тоту көченә ия булды.




-------------------------------| Кем ул Зәрдари?|------------------------------

Зәрдари 1956 елның 21 июлендә көньяк Пакыстанның Синд вилаятендә туа. Карачидәге католик миссионер мәктәбен тәмамлаган Зәрдари һәрбер Англия колониясе илләрендә гадәтенчә, югары белем алуны дәвам итү өчен Лондонга китә. Ләкин Лондонда укуын тәмамлап бетерүе турында мәгълүмат юк.

Зәрдари белән Бһутто туе 18.01.1987
1987 елда 31 яшендә Беназир Бһуттога өйләнә. Ул чагында Бһутто хакимияттәге Генераль Зия әл Һакка каршы оппозиция җитәкчесе иде.

1988 елда әл Һакның очкыч казасында үлүе нәтиҗәсендә, Бһутто гадәттән тыш уздырылган сайлаүларда җиңеп чыга һәм илнең тарихында беренче тапкыр премьер хатын-кыз була. 20 ай дәвам иткән Бһутто хакимияте 1990 елда президент Исхак Хан тарафыннан таратыла һәм Бһутто вазифасыннан алына, ире Зәрдари исә коррупциядә гаепләнеп кулга алына.

Зәрдари 1993 елда Бһуттоның кабат сайлауларда җиңүенән соң төрмәдән чыгарыла һәм аңа тирә-моһит министрылыгы вазифасы бирелә. Ләкин 3 елда узмый 1996 елда Беназир хакимияте кабат таркатыла. Бер елдаң соң Зәрдари тагын коррупциядә гаепләнеп төрмәгә озатыла. Шулай итеп Зәрдари 8 ел төрмәдә уздыра. Бу вакыт эчендә аңа карата төрле мәхкәмә эше ачыла. Зәрдаринең төрмә җәзасы соныңнан акча җәзасына әйләндерелә һәм ул 1994 елда иреккә чыгарыла. Зәрдаригә каршы булганнар аны коррупциядә гаепләүне дәвам итә.

XS
SM
MD
LG