Парижда җәйге Олимпия уеннары башланды
Франция башкаласы Парижда XXXIII җәйге Олимпия уеннары башланды. Ул беренче тапкыр стадионда түгел, ә шәһәр үзәгендә узды. 200 илдән килгән спортчылар Сена елгасы буйлап көймәләрдә йөзеп узды. Ачылыш тантанасында тамашачыларга Франция тарихындагы мөһим вакыйгаларны күрсәттеләр.

1
Олимпия уеннарының ачылыш тантанасы

2
Олимпиада ачылышы тантанасында катнашучы илләр байраклары. Уеннарда Русиянең 15 спортчысы нейтраль статуста катнаша.

3
Оештыручылар сүзләренчә, ачылыш тантанасын 320 меңләп тамашачы күзәткән

4
Франция спортчылары Сена елгасында көймәдә йөзеп бара

5
Ачылыш тантанасында күрсәтелгән тамашаларның берсе

6
Ачылыш тантанасында Сена елгасы буйлап көймәләр йөзеп торды

7
Олимпия уеннарын сәламләүчеләр

8
Олимпия уеннарында катнашучы илләр байраклары

9
Париж өстендә Олимпия уты белән һава шары күтәрелде. Бу 1783 елда абыйлы-энеле французлар Жозеф-Мишель һәм Жак-Этьенном Монгольфье тарафыннан булдырылган беренче шарга ишарә.

10
Казакъстан такымы

11
Кыргызстан такымы

12
Ачылыш тантанасы башланганнан соң яңгыр ява башлады, әмма халык таралмады

13
Биючеләр ачылыш тантанасында бина түбәсендә чыгыш ясый

14
Ачылыш тантанасында чыгыш ясаучылыр

15
Парижда Эйфель манарасы бизәлеше

16
Спортчылар елга буйлап көймәләрдә йөзеп яр буенда урнашкан тамашачыларны сәламләде

17
Тамашачылар алдында американ җырчысы Леди Гага да чыгыш ясады

18
Сена елгасында төрле ил спортчылары көймәдә йөзеп бара

19
Дөньякүләм танылган футболчы Зинедин Зидан Олимпия утын тоткан

20
Төрле ил байракларын тоткан тамашачылар