Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда сигез мең видеокамераны кешенең кайсы милләттән булуын ачыклардай итеп көйлиләр


Янәсе бу төбәктә "этник анклавлар оешуга" каршы көрәшү, "социаль киеренкелек тууны булдырмас өчен алдан ук вакытында чаралар күреп кую өчен" эшләнә. Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Петербур хакимиятләренең тәкъдимен "кешенең дәрәҗәсен кимсетә" диде.

Петербурда урамда куелган сигез мең камераны кешенең милләтен ачыклый алырлык итеп көйләячәкләр. Бу хакта Петербур хакимиятенең милләтара мөнәсәбәтләр комитеты Олег Капитанов шәһәр хөкүмәте киңәшмәсендә әйтте, дип яза "Коммерсантъ".

Капитанов әйтүенчә, әлеге системны "этник анклавлар оешуга" каршы көрәшү һәм "төбәктә социаль киеренкелек тууны булдырмас өчен алдан ук вакытында чаралар күреп кую өчен" эшләгәннәр.

Шушы ук киңәшмәдә Дума депутаты Михаил Романов курьер булып эшләүче мигрантлар җәяүлеләр юлыннан электровелосипедларда йөри һәм кешеләрне бәрдереп китә, дип әйткән.

Капитанов җитәкли торган комитет "кешеләрнең милләтен тану өчен лицензия сатып алу" турында контракт төзегән. "Коммерсантъ" хәбәренчә, моңа 38,4 млн сум тотачаклар. Петербур урамнарына узган ел ахырына барлыгы 102 мең күзәтү камерасы куелган булган.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Петербур хакимиятләренең бу фикерен "кеше абруен кимсетүче" тәкъдим дип атады.

"Русиядә милләтне хәтта паспортта да күрсәтмиләр. Һәм кинәт кенә ниндидер камералар кешенең кайсы милләттән булуын ачыклый башлаячак", диде ул. Шулай ук ул Петербур хакимиятләре мигрантларның кайсы районнарда тыгыз урнашып яшәвен болай да белә, дип белдерде.

  • Русиядә бер миллионнан артык видеокамера урнаштырылган. Аларның кимендә 30% йөзләрне тану системына тоташтырылган. Алар ярдәмендә митингларга чыгучылар тоткарлана.
  • Камералар санын 3,8 млн итмәкчеләр. Русия дигитал үсеш министры урынбасары Дмитрий Угнивенко сүзләренчә, ачыкланган җинаятьләрнең 62,4% күзәтү системнарындагы белешмәләрне кулланып тикшергәннәр. Киләчәктә ясалма интеллект ярдәме белән җинаятьләрне ачуны 30% арттырмакчылар.
  • Йөзләрне танучы систем Татарстанда да эшли. Моның өчен Татарстан Мәскәү кушуы белән Кытай тәҗрибәсен өйрәнде, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп итте. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашты.
  • Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата. Синҗанда уйгырларны автомат рәвештә ачыклый торган ясалма интеллектлы камераларны нәкъ менә Hikvision ясаган. Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. Күп урында тимер эзли торган капкалар урнаштырылганы турында элегрәк Азатлыкка Ренат Насыйров та сөйләгән иде.
  • Hikvision белешмәләренә күрә, Татарстандагы "Имин шәһәр" системы да 60 процентка шушы ширкәт видеокамераларына нигезләнеп ясалган.
  • Татарстанда әлеге җиһазлар мәктәп һәм балалар бакчаларының, парк һәм бакчаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, җәмәгать киңлекләрен күзәтеп-саклап торауда кулланыла.
  • Татарстанда Кытай күзәтү камераларын куюга бәйле БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсендә йөз танучы технологияләрне көйләүче кануннар кирәк дип белдергән иде. Йөзләрне танучы камералар белән җәмәгать урыннарында кешеләрне "күзәтү"нең борчулы тенденциясе сизелә диләр идрәдә: "Инвазив технологияләрнең шәхси тормышка, фикер ирегенә, җыеннар ирегенә куркыныч тудыруын исәпкә алып, дәүләтләр аларны кайбер таләпләр үтәлгәндә һәм гарантияләр тәэмин ителгәндә дә кулланырга тиеш".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG