Алуштадан ун чакрымлап төньяк-көнчыгыштагы Сотера үзәнлеге аша Кара диңгезгә коючы инешнең югары өлеше Джурла, урта өлеше Алака, түбән өлеше Сотера дип атала.
Бу үзәнлек биредәге тау битендә табигать иҗат иткән гаҗәеп таш "гөмбәләр" белән дә танылган. Биеклеге 5-7 метрга җиткән "гөмбәләр"нең башлыгы каты таштан, ә аягы вак таш катыш балчыктан. Шушы табигать могҗизасына күрә, Сотера үзәнлегенә тыюлык статусы бирелгән.
Кырымдагы таш "гөмбәләр"

1
Сотере инеше буйлап баручы юл

2
Нәүрүз чәчәге (Primula - латинча)

3
Алакага һәм якындагы "Таш гөмбәләр"гә бару юлы күрсәткече

4
Төбәк тарихы белгечләре әйтүенчә, 1983 елга кадәр биредә өч таш "гөмбә" булган. Әмма бер көн иң биек "гөмбә" ишелгән, ә аның башлыгы аска тәгәрәп киткән

5
"Гөмбә"ләр янында туристлар туктап ял итә, фотога төшә

6
Ташны ярып үскән агач

7
Алакага коючы шарлавык

8
Гейзер исемле шарлавык

9
Инешнең сул яры буйлап сузылган су үткәргечтәге зур тишек

10
Алакны кичү

11
Коры үзән читендә Монах исемле кыя

12
Алмагачлы алан

13
Яңа "ранчо" төзелеше

14
Туристлар юлы Тимерче (Демирджи - кырымтатарча, Лучистое - урысча) авылында тәмамлана

15
Тимерчедә яшәүче урыс казаклары балаларын кечкенәдән үк хәрби адым белән йөрергә өйрәтә