Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша татарлары да хәсрәттә


Дүшәмбе Русиядә Польша президенты Лех Качинский һәм Польшаның башка рәсмиләре һәлак булу нисбәтеннән матәм көне. Польшаның үзендә матәм бер атна дәвам итәчәк. Анда яшәүче татарларны да бу фаҗига нык тетрәндергән - Польша һәрвакыт татарларга яхшы мөнәсәбәттә булды.

Польша татарлары берлеге җитәкчесе Ежи Шахуневич (Jerzy Szahuniewicz) әйтүенчә, очкычта булган рәсми вәкилләрнең күбесе аларга ярдәм итеп килгән.

“Кызганыч, Польшадагы бик күп яхшы һәм акыллы кеше үлде. Үлгән 96 кеше арасыннан 20-се турыдан-туры безгә булышалар иде. Төрле министрлар, шул очкычтагы башка югары вәкилләр һәм, әлбәттә, Качинский үзе дә. Безгә татарларга алар зур бина да бирделәр”, ди ул.

Татарларга рәхмәт йөзеннән

Әлбәттә, Польша тарафыннан таталарга уңай караш электән үк килә. Моның тирән тарихи тамырлары бар - әле 600 ел элек Грүнвальд бәрелешендә полякларга татарлар да булышкан.

Әлеге орыш барышында Литва бөек кенәзлегенең поляк-литва гаскәрләре Тевтон ордены армиясен тар-мар итеп, тәре яуларының көнчыгышка үтеп керүен туктаткан. Аерым алганда, җиңел атлылар башында торган Туктамыш ханның улы Җәләлетдин тевтоннарның авыр киемнәр һәм кораллар белән коралланган гаскәрен кырып салып, шуның белән бик әһәмиятле бәрелештә поляк-литва гаскәрләренә җиңү китергән.

Литваның бөек кенәзе, рәхмәт йөзеннән, йомышлы татарларның күбесенә дворянлык дәрәҗәләре һәм җир бүләк иткән, ә шушы кенәзлектә һәм соңрак Алтын Урда татарлары варислары берничә гасыр дәвамында поляк асыл затлары исеменә кергән.

“Агымдагы елның 15 июлендә Польшада дәүләт дәрәҗәсендә әлеге бәрелешнең 600 еллыгын билгеләп узарга җыеналар”, дип белдерә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты. Әлеге истәлекле вакыйганы бәйрәм итүгә әзерлек барышында татарлар оешмасы тарафыннан “Польша татарларына хезмәтләре өчен” Җәләлетдин хан түштамгасы гамәлгә куелган.

Мәчетләрдә дога кылынды

Очкычта гомере өзелгән Польша президенты Лех Качинский 2005 елда вазифаларына керешкәч, Польшадагы татар диаспорасының Татарстан белән элемтәләре тагын да үскән. Шуңа әлеге фаҗигане татарлар бигрәк тә авыр кабул иткән.

“Каза турында ишеткәч үк мәчетләргә җыелдык. Гәрчә мәрхүмнәр христиан булса да, Гданьски, Биелосток, Варшау, Крушиняны, Вроцлаудагы татарлар мәчетләрдә дога кылды, ясин укыды”, ди ул.
XS
SM
MD
LG