Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция үзендә сугышка каршы булучы русияләрнең исемлеге барлыгын таный


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моны журналистлар Яшел Үзәндәге хәрби комиссариатны яндырмакчы булган ирнең мәхкәмә утырышлары барган чакта ачыклаган.

Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләрендә сугышка каршы чыгучы русияләрнең исемлеге бар. Әлеге мәгълүмат Татарстанда гаскәрне кабат "кимсетү"дә һәм Яшел Үзәндәге хәрби комиссариатны яндырмакчы булуда гаепләп хөкем ителгән Андрей Богдановның мәхкәмә утырышлары барган вакытта ачыкланган. Бу хакта Idel.Реалии җиткерә.

Журналистлар Татарстан Югары мәхкәмәсенең апелляция карарын өйрәнгән. Анда "махсус хәрби операция" башлангач, пикетлар белән МХОга каршы чыккан, интернетта МХОга каршы төрле язмалар чыгарган затларның базасы" турында телгә алынган. ("Украинада барган сугышны Русия хакимиятләре "махсус хәрби операция дип атый - ред.).

Ахыр чиктә 4,5 елга колония хөкем ителгән Богданов та шушы исемлектә булган. 2022 елда ул берничә тапкыр сугышка каршы пикетлар белән чыккан һәм аңа ике тапкыр гаскәрне "кимсетү" маддәсе нигезендә штраф сукканнар. Богданов социаль челтәрләрдә Русия хакимиятләрен дә тәнкыйтьләгән. Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре ирне Украинадагы сугышка каршы чыгучы русияләр исемлегендәге белешмәләр ярдәмендә тоткарлавын таныган диярлек.

Журналистлар сораштырган хокук яклаучылар моңа кадәр мондый исемлек булуы турында беркайчан да ишетмәгән идек, дигән. Әмма алар мондый исемлек булу ихтималы бар ди. Элегрәк хакимиятләрнең оппозицион карашлы русияләрне, яки "экстремизмга һәвәс" кешеләрне аерым исемлеккә теркәп баруы билгеле булган иде, бу дәүләт белешмәләр базасының интернетка таралуы нәтиҗәсендә ачыкланды, дип искәртелә.

  • ОВД-Инфо хокук яклау проекты хисапларына күрә, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, өч ел эчендә 20 меңнән артык кешене сугышка каршы чараларда катнашканы яки сугышка каршы сүзләр әйткәне өчен тоткарлаганнар. Алар арасындагы йөзләгән кешегә җинаять эшләре ачылган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG