Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кайчан азчылыкларны кайгыртыр?


Путин сәфәре һәм аның энергия өлкәсендәге яңа ачышлары хакында бәхәс куерганда, “Ватан” газетасы, Путинның "татарларга мөнәсәбәтен" сорау астына куйды.

Дөнья, Төркия белән Русия арасында мөһим энергия килешүе турында бәхәсләшкәндә, Төркиядәге татар активистлары Путин сәфәре уңаеннан, Русиядәге татарлар мәсьәләсен көн тәртибенә куйды.

“Ватан” газетасында чыккан хәбәрендә, автор Минә Кырыкканат, Путинның Русиядә яшәгән рус булмаган халыкларга, бигрәк тә татарларга карата сәясәтен һәм шул уңайдан бу халыклар алдында торган проблемаларны телгә алды.

Билгеле булганча, көрд проблемы зур урын алган Төркиядә азчылыклар һәм аларның хокуклары турында соңгы көннәрдә шактый сүз сөйләнгән иде. Моңа өстәп Көнчыгыш Төркестанда (Синҗанда) булып узган вакыйгалар һәм Төркиянең моңа карата кискен реакциясе бер үк вакытта Төркиянең "төрки халыкларга карата сәясәтен" дә көн тәртибенә куйды.

Мәкаләдә, Путинның Төркиягә сәфәре алдыннан, сөргендәге Милли мәҗлес әгъзаларының Төркия президентына җибәргән ачык хаты һәм анда күтәрелгән мәсьәләләрне телгә ала. Язучы, татарларның дәүләт тарихы һәм Русиянең урыс булмаган халыкларга карата сәясәтен аңлатып, илдәге көрдләр мәсьәләсенә бүтән күзлектән карарга чакыра.

Төркия көрдләргә яңа сәяси хокуклар бирде. "Ә Путинның татар ачышы кайчан булыр?" дигән мәгънәдә яңгыраган мәкаләдә, Кырыкканат игътибарны Путин сәясәтенә юнәлдерә.

Путинның татарларга мөнәсәбәте

"2007 елда Путин тарафыннан имзаланган канун белән, уку йортларында татар һәм башка этник телләрдә белем алу тыелды. Хәтта, Сталин чорында да ана телендә уку мөмкинчелеге бетерелмәгән иде. Ләкин Путин алып барган сәясәт аркасындаана телен белмәгән маңкорт үсәчәк. Тел булмаган илдә милләт тә югалачак. Путин кул куйган бу канун Русия Федерациясе кануннарына да туры килми, милләтләрне үз телендә белем алудан мәхрүм итә."

Боларны автор сөргендәге Милли мәҗлес әгъзасы Роза Корбанга сылтама ясап яза. Моннан тыш, Русиядә тел, дин, кеше хокуклары һәм матбугат иреклеге мәсьәләсе турында һәм Путин сәясәтенең татарларга йогынтысын телгә ала мәкаләдә Кырыкканат.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл һәм премьер Тайип Әрдоганга җибәргән Роза Корбан хатына, шулай ук, академик һәм җәмәгать оешмаларының да кул куюы языла.
XS
SM
MD
LG