Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карабах низагы чишелеш көтә


Төркия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләрне җайга салган килешүгә ниһаять кул куелды. Kилешү имзалану белән бахәс кабат Карабах мәсьәләсенә терәлде.

Төркиянең күршеләре белән мөнәсәбәтләрне җайлаштыру адымында иң каршылык тудырганы һичшиксез Әрмәнстан килешүе булгандыр. Ахырда килешүгә дәүләт дәрәҗәсендә кул куелды. Ике тараф килешүне шартсыз буларак кабул итәргә килешкән иде. Ләкин килешү әле мәҗлес тарафыннан да расланырга тиеш.

Төркия тарафында килешүнең раслануы өчен, Карабах мәсьәләсе зур кертә булып тора. Чөнки бу төрек оппозициясе таләбе генә түгел. Азәрбайҗан 15 ел буе күрше һәм кардәш халык азәриләрне борчыган Карабах мәсьәләсен хәл итүне бу килешүнең бер өлеше булып күрергә теләгән иде.

Алдан әйтелгәнчә, асылда Әрмәнстан-Төркия килешүендә ике тараф та алдан ук шарт куймады. Шул исәптән, Карабах мәсьәләсе килешүдән читтә калды кебек.

"Кул куелганда Минск төркеме вәкилләре дә бар иде"

Ләкин Азәрбайҗан сәясәт белгече Илкар Маммадов, АКШ, Русия һәм Франция рәсмиләренең килешүдә катнашуы аның эчтәлегенә турыдан-туры тәэсир итте, ди. Чөнки бу илләр Әрмәнстан-Азәрбайҗан арасындагы Карабах низагын чишү эшенә алынган Минск төркеменә рәислек итә.

"Минск төркемен җитәкләгән илләрнең дә килешү тантанасында катнашуы, әлеге килешү белән Карабах мәсьәләсе арасында бер бәйләнеш булуын күрсәтә. Әрмәнстан моны аңларга тиеш", ди ул.

Килешү Көнбатыш илләрендә яхшы каршы алынды, мактауга лаек табылды. Ләкин ул шул ук вакытта Карабахтагы әрмәннәрне уңайсыз хәлдә калдырды. Алар төбәкнең язмышы турында борчыла башлады.

Карабахтан качарга мәҗбүр булган aзәриләр исә үз җирләреннән читтә гомер итә.

Карабах турында

Таулы Карабах төбәгендә Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасындагы канлы сугыш 6 ел дәвам итте. 1994 елда атышларны туктату карары белән Әрмәнстан карамагына күчте.



Карабахтагы сугыш сәбәпле, Төркия 1993 елда Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне туктаткан иде.

Сугыш вакытында 700 меңнән артык карабахлы сугыштан качып, Азәрбайҗанга сыенды. Алар тормышларын авыр шартларда дәвам итәpгә тырыша.

Дәүләт аларны сугышта кулланылган, Совет вакытыннан калган биналарга урнаштырган. 8 кешегә бер бүлмә туры килгән бу биналарда су һәм газ күпчелек вакытта җитми.

Качаклар үз илләрен сагынып яши. Бер улы һәм нарасые белән Лачындагы сугыштан качып китәргә мәҗбүр булган 43 яшьлек Һәйвагөл Аббасованың, "Карабах" дигәндә тыны кысылырдай була.

"Карабахны төштә түгел, ә өнемдә күрсәм, йөрәгем туктар дип куркам. Әгәр миңа Карабах бәйсез дисәләр, бер әйбер алмыйча илемә кайтыр идем. Чөнки бу безнең иң зур хыялыбыз", ди.

Шартлар әле дә үтәлми тора

Сугыш сәбәпле илләреннән качарга мәҗбүр булган карабахлылар качак булып яшәргә теләми, ничек тә булса, үз илләренә кайтырга өметләнә.

Азәрбайҗан рәсмиләре хәзер Карабах шарты куелмаган килеш Төркиянең Әрмәнстан белән килешүенә ризасызлык белдерә.

Минск төркемне Карабах статусын сөйләшү алдыннан ышанычны торгызу өчен чаралар күрергә чакырган иде. Анда үз җирләреннән китәргә мәҗбүр булган халыкның яңадан үз җирләренә кайтуына рөхсәт итү, төбәк идарәсе мәсьәләсе һәм халыкара тынычлык саклау миссиясен төзү кебек шартлар куелган иде.
XS
SM
MD
LG