Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызлар белән үзбәкләр ни бүлә?


Кыргызстанның көньягында кыргызлар һәм үзбәкләр инде күптәннән бергә укмашып яши. Әмма совет хөкүмәте килгәч төбәкнең географик һәм милли үзенчәлеген истә тотмыйча Кыргызстан һәм Үзбәкстан республикаларын төзи. Ике халык арасында низаг та җир мәсьәләсе сәбәпле чыга.

Үзбәкләр нигездә фермерлар, сәүдәгәрләр булган һәм зур шәһәрләрдә яшәгән. Кыргызлар исә яхшы көтүчеләр дип саналган һәм күчмә тормыш алып барган. Нигездә алар үзләренең вакытлы яшәү урыннарын тауларда корган.

Ул чакта үзбәкләр, кыргызлар, казакълар, таҗиклар дип йөртү гадәте булмый. Күпчелектә Коканд ханлыгы яисә Бохара әмирлеге нигезендә бүленә.

Әмма 1920нче елларда совет хакимияте килгәч кыргызлар һәм үзбәкләрнең тормышлары төптән үзгәрә. Җир реформасы нигезендә күчмә кыргызларны авылларга һәм шәһәрләргә урнаштырыла.

Күпмедер вакыттан соң Кыргызстан һәм Үзбәкстан республикалары төзелә. Әмма алар төзелгәндә бернинди милли һәм географик үзенчәлек искә алынмый. Үзбәкләр күпләп яшәгән Ош шәһәре Кыргызстанга карый булып чыга, шул ук вакытта Үзбәкстанда кыргызлар күпләп яшәгән урыннар бар. Ош шәһәре Кыргызстандагы икенче зур шәһәр була. Анда авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү үсеш ала.

Җир бәхәсе

Әмма 90нчы еллар башына кадәр Үзәк Азиядә яшәүче халык бернинди чикләрне белмичә кайда барасы килде, шунда барды. Милләтара низаг 1990 елларда су, җир бәхәсеннән башлана. Чөнки Үзәк Азиядә авыл хуҗалыгы төп туендыручы тармак булып тора, ә шул ук вакытта суга кытлык зур. Кыргызлар Фирганә үзәнлегендә сулы җирнең күп өлеше үзбәкләргә бирелүгә канәгатьсезлек белдерә. Һәм алар җир дәгъвалый башлый. Хакимият башта ризалашса да, соңрак болардан баш тарта. Һәм нәтиҗәдә кыргызлар белән үзбәкләр арасында каршылык туа.

1990 елның июнендә Ош шәһәрендә җирле кыргызлар белән үзбәкләр арасында чуалышлар барлыкка килә. Бәхәсле җирнең ике ягында берничә мең үзбәк һәм кыргыз җыелып Ошка юл ала. Бәрелешләрдә ул чакта берничә мең кеше үлә.

Ул чакта бу низагка Үзбәкстан халкын катнаштырмау өчен бар тырышлык куела. Моның өчен армия, милиция һәм дә сәяси, дини әһелләр җәлеп ителә.

Ләкин кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы каршылык төбәктә әле дә саклана.

Өлкән буын кыргызлар һәм үзбәкләр Совет заманыннан калган гадәт нигезендә әле дә дустанә яшәсә. Үсеп килүче буын чикләргә зур игътибар бирә. Алар “мин Кыргызстаннан” яки “мин Үзбәкстаннан” дип аерым ачык әйтергә тырыша. Һәм чуалышларны тудыручылар моннан оста файдалана.

Хәтта монда элекке президент Корманбәк Бакыев "кулы уйнаган" дип әйтүчеләр дә бар. Чөнки Бакыев вазыйфага керешкәч, кыргызларга өстенлек бирелә, ә үзбәкләрнең тормышлары авырая. Шуңа күрә Кыргызстандагы үзбәкләр апрель аенда каршылыклар тугач Бакыевка каршы чыга.
XS
SM
MD
LG