Accessibility links

Кайнар хәбәр

Отунбаева: "Кыргызстанда хәлләр яхшыра"


Кыргызстан президенты Роза Отунбаева Азатлыкка әнгәмә бирә
Кыргызстан президенты Роза Отунбаева Азатлыкка әнгәмә бирә

Кыргызстанда сәяси һәм этник каршылыклар вакытында хакимияткә килгән Роза Отунбаева, Азатлыкка биргән әнгәмәдә, илдәге вазгыятьнең әкренләп яхшыра баруын белдерде.

2010 ел Кыргызстан тарихында зур эзләр калдырды. 2010 елның апрель ае – башкала Бишкәктә таралган каршылык чараларыннан соң президент Бакыев урыныннан китәргә мәҗбүр булды. Илнең төньягында ике этник төркем – кыргызлар белән үзбәкләр арасында каршылыклар булып алды.

Бер ел эчендә бик күп фаҗига һәм сәяси үзгәреш кичергән илдә хакимият башына килгән Роза Отунбаева ачык сәяси адымнары белән таныла башлады. Отунбаева Кыргызстанда тормышның әкренләп үз тәртибенә кайта башлавы турында сөйли.

Революция кыргыз халкына ни бирде?

Апрель вакыйгалары һәм 2005 елдагы "революция" тырышлыкларына кайтканда, безне кызыксындырган бу ике вакыйганың кыргыз халкына нәрсә алып килүе иде. Ике вакыйганы Отунбаева үзе болай чагыштырды:

2005 елдагы каршылыклар
Отунбаева: "2005 елда элекке президент Аскәр Акаев хакимияте җимерелгәндә чын революция булдырдык дип уйладык. Ришвәтчелекне җиңү өчен зур дәрт бар иде. Ләкин кызганычка каршы, бу тырышлыгыбыз урланды. Бакыев аның максатын үти алмады. Ул бу форсатны үз көчен арттырыруда һәм туганнары мәнфәгатен саклауда кулланды. 7 апрель көненә килгәндә исә "революция" сүзе гадәти шигар иде. Алга таба илне хаталардан чистарту максатын куябыз. Җәмәгатьчелекне чистартабыз, демократия юлына басабыз", диде ул.

Демократияне яклаганнар кайда югалды?

Отунбаева хакимияте яңа бер вәгъдә белән халык алдына чыкты. Илдә генә түгел, төбәктә беренчеләрдән булып парламентка нигезләнгән демократия булдыру тәкъдиме күпләрне дулкынландырды. Шулай да бу адымны яклаган кешеләр үзләрен парламент сайлавында күрсәтә алмады.

Безнең балалар кем өчен хәлак булды?
Нәтиҗәдә парламентның көчен арттырачак сайлауда бернинди партия дә үзе генә хакимияткә килә алырлык тавыш җыя алмады. Парламент сайлауда катнашкан халык саны бик аз иде.

Отунбаева бу хакта сәяси һәвәс белән чынбарлык арасында аерма булуын таный.

"Революция вакытында бергә җыелган төркемнәр, сайлау вакытында таралды. Алар сайлау алдыннан янә бергә оешмады. Революцияне яклаганнар оппозиция көченең бетүенә сайлауда фәкать үзләренең җиңәчәгенә ышанды. Алар бу фикер тәэсирендә җыела алмады".

АКШ Русия мөнәсәбәтләре

Кыргызстан Үзәк Азия илләре арасында зур әһәмияткә ия. Биредә АКШ һәм Русия хәрби базалары урнашкан. АКШ Кыргызстандагы вакыйгаларны башыннан бирле якыннан күзәтеп килде. Русия дә. Бу ике ил белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, ил президенты буларак, Отунбаева үз карашын болай бәян итте:

"Апрель аендагы вакыйгалардан соң Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер Владимир Путин белән 5-6 тапкыр очраштык. Төрле саммитларда бергә сөйләштек. Русиядә 300 мең кыргыз ватандашы яши. Мин үзем Мәскәүдә укыдым. Шуңа бу ил белән якын мөнәсәбәттә торам. Америкага килгәндә, бу ил Кыргызстанга күбрәк игътибар итсә, илнең демократик юнәлешендә ярдәм итәргә тырышса моннан кемгә зыян? Мин үзем Русия яклы яисә АКШ яклы дигән сәяси бүленешкә каршы торам. Мин кыргыз кешесе һәм үз дәүләтемнең мәнфәгатьләрен сакларга тиешмен. АКШның махсус игътибар юнәлткән 200 ил эчендә Кыргызстан да бар. Димәк АКШ безнең демократик юнәлешебезне яклый һәм ярдәм итә".

Отунбаеваның бу фикерләре илдәге фаҗигале каршылыкларның эзен бетерү өчен бик мөһим.

Отунбаевага Нобель бүләге бирү тәкъдиме


Роза Отунбаеваның апрель аеннан бирле илдә күргән тырышлыкларын искә алып, кайберәүләр аны хәтта Нобель бүлегенә лаеклы итеп күрергә тели.

Үзәк Азиядә Кеше хокукларын яклаган мөселман оешмасы һәм Казакъстан мөселманнары берлеге Kыргызстан президенты Отунбаеваны елның иң яхшы дәүләт җитәкчесе буларак атады.

Бу ике оешма җитәкчесе Отунбаеваны 2011 Нобель бүләгенә намзәт итеп күрсәтергә тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG