Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илвира Америкада ниләр күрә?


Чираттагы “Кызган таба” тапшыруында Американың Вашингтон шәһәрендә эшләп кайтучы Илвира Михайлова чит илдә күргән-белгәннәре белән уртаклашты.

Казан дәүләт университетының 5 курсында укучы Казан кызы Илвира Михайлова 5 ай Американың Вашингтон шәһәрендә торып, ресторанда хезмәт күрсәтүче булып эшли. Ләкин ул килүгә җиңел генә эшкә урнаша алмый җафа чигә, бөтен кафелар, рестораннар ул килгән вакытта эшчеләр белән, шул ук Русия студентлары белән тула.

Илвира кайчандыр Бөтендөнья татар конгрессында да эшләп ала. Ләкин ни кызганыч, безгә саф татарча күргән

белгәннәрен сөйли алмады.

Шулай итеп, Илвира булса-булмаса дип бер итальян ресторанына эшкә керә. Казан кызы анда хостос, безнеңчә хезмәт күрсәтүче булып эшли башлый. Беренче вакытта кыенлыклар була, аны махсус кыен хәлләргә калдырып, эшкә уңганлыгын тикшерәләр, һәр адымын күзәтәләр.

Бу ресторанда Казан кызы көнгә 5 сәгать эшләгән. Акча ягыннан, 1 сәгать өчен 10 доллар алган. Башка американлылар 14 әр сәгать эшлиләр икән. Шуңа Илвира да ресторанда хостес булудан тыш, башкасында официантка булып эшләп ала. Ләкин официантка булу анда бик авыр, ди ул.

“Американлылар өчен официант - хезмәт күрсәтүче һәм ул бик югары дәрәҗәдә эшләргә тиеш. Әгәр эшләмәсә аңа чәйлек акча калдырмыйлар һәм ул хезмәт күрсәтүченең хакы булмый. Чөнки официантлар чәйлек акчага гына эшлиләр, Русиядәге, Казандагы кебек өстәмә эш хакы түләнми”, диде Илвира.

Илвира эшләгән вакытта салкын тидерергә дә өлгерә, моңа сәбәпче булып бүлмәдәге суыту системасы була. Дуслары аны Вашингтонның иң кыйммәтле дәваханәсенә илтәләр. Элвира әйткәнчә, Америка президентына начар булса шунда алып киләләр икән. Бу иң кыйммәтле дәваханә, бәясе дә ай-хай ди. 3 сәгате 5 мең доллар.

Шулай итеп, Казан кызы Американың президентын дәвалый торган җирдә ятып чыга.

Аралашкан вакытта Илвира, Вашингтонның чиста шәһәр, кешеләре артык ягымлы, диде. Экологиянең, эчә торган суның чиста булуын җиткерде.

Илвира Вашингтонда урнашкан Татарстан республикасының вәкиллеген табып, анда кунакта буллу мизгелләрен аерым игътибарга алып сөйләде.

Студент кыз әйткәнчә, андагы Татарстан вәкиле Америка белән республиканың мөнәсәбәтләре җылы, яхшы икән. Ләкин анда икътисади кризис булу нык сизелә, ди ул. Моны Илвира да сизгән, башкалар да әйткәннәр.

Безнең яшьләр тапшыруы булгач, андагы егет-кызларның яшәү рәвеше белән дә таныштык. Алар үзләрен бөтен эш гамәлләрендә артык иркен тоталар булып чыкты. Ул күргәндә клубларда егетләргә кызлар үзләре бәйләнгән. Анда беренче адымны егетләр ясарга тиеш дигән әйбер юк икән, кызлар елмаеп торсаң барсында эшләп бирергә мөмкиннәр, ди.

Вашингтондагы әти-әниләрнең балалары өчен дуслар дәрәҗәсендә генә булуы Илвирага ошамаган. “Гаиләдә “Сәләм! Хәлләр ничек?” дип кенә аралашуы минем өчен нормаль түгел, миңа Татарстандагы гаиләләрнең гөреф-гадәтләре күпкә ошый”, ди ул.

Алдан язып үткәнебезчә Илвира Михайлова 5 ай Америакада яшәп, эшләп кайта. “Мин анда барсам, белем алырга барыр идем!”, диде кыз. Укыту системасын мактады. Ә болай, “Дөнья күреп кайттым, кызык булды!”, дип тәмамлады сүзен Илвира.

XS
SM
MD
LG