Accessibility links

Радий Хәбиров Башкортстан районы башлыгын Сабантуйда эчеп йөргән өчен шелтәләде


Сабантуй. Иллюстратив фото
Сабантуй. Иллюстратив фото

Чарада исерткеч эчемлекләр тыелган булган. Ә Бакалы районы башлыгы чатырда кунаклар белән эчеп утырган диелә.

Бүген, 10 июньдә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттәге киңәшмәдә Бакалы районы башлыгы Олег Ефимовка "иң җитди шелтәсен" белдергән.

Район түрәсен Сабантуй бәйрәмендә алкоһол белән күргәннәр, ә чарада исерткеч эчемлекләр тыелган булган. Хәбиров әйтүенчә, Ефимовны кунаклар чатырында чагында фотога төшереп алганнар. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

"Бездә Сабантуйлар хәмерсез үтә дип сөйләп телем арды инде. Муниципалитет башлыкларын да гел шәхсән кисәтеп килдем: моның өчен сез җаваплы, иң мөһиме кунаклар килгәч үзегез хәмер куллана күрмәгез дидем. Бу - алдашу һәм гадел эш түгел. Без кешеләргә: сез анда эчә күрмәгез, ә без ипләп кенә эчәрбез дигән кебек", дип әйткән Хәбиров.

Башкортстан башлыгы гаеп эш эшләгән түрә белән "эш уздырырга" кушкан һәм тагын бер тапкыр шушылай итсә, аның "республикадан читтә эш эзләячәген" әйткән.

"Бөтен муниципалитетларның башлыкларын кисәтеп куям: без ирләрчә гадел булырга килешкән идек. Эчәсегез килә икән - бу һәркемнең шәхси эше. Сабантуй бетте, өегезгә кайттыгыз - кунакларыгыз белән нишлисегез килә шуны эшләгез. Монда мәсьәлә эчүдә түгел бит. Алдашуыгызда. Сабантуйларда лыкынганчы эчеп, куак төпләрендә аунаган вакытлар үтте. Безнең республикада хәзер бу юк, булмаячак та", дигән ул.

  • Моңарчы Хәбиров Башкортстан түрәләренә Сабантуйда һәр утарга кереп ашамаска кушкан иде. "Без анда барабыз икән, төп кунаклар булабыз һәм безне бөтен утарларда да ашатырга тиешләр дигән фәлсәфәне үзгәртергә кирәк сезгә. Болай эшләргә кирәкми. Килдегез, эш өчен файдалы итеп карап чыктыгыз. Иң мөһиме - кешеләр белән аралашыгыз, кәефләре ничек белешегез. Ниләр эшләвебезне аңлатыгыз. Бу гастрономия ризыклары күргәзмәсенә әйләнмәсен инде", дип белдерде ул.
  • Быел Башкортстанның Мәчетле районында Украинадагы сугышны сәбәп итеп Сабантуй үткәрмәделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG