Украинага каршы сугыш дәвам иткән шартларда Русия президенты Владимир Путинны Русия икътисадындагы тигезсезлекләр торган саен ныграк борчый, дип язды бүген, 23 гыйнварда Reuters агентлыгы. Агентлык вазгыять белән таныш булган биш чыганагына таяна. Алар исемнәрен күрсәтмәү шарты белән сөйләшкән.
Ике чыганак әйтүенчә, Русия элитасының бер өлеше сугышны сөйләшүләр ярдәмендә төгәлләүне хуплый башлаган.
Көнбатыш берничә тапкыр чикләүләр кертүгә карамастан нефть, газ һәм башка файдалы казылмалар экспорты белән тәэмин ителүче Русия икътисады соңгы ике елда үсештә булды, дип яза бу нисбәттән Reuters. Әмма соңгы берничә айда ил эчендәге икътисади активлык киеренке хәлгә килә бара. Моңа эшче көчләр җитмәве дә, инфляция белән көрәшү өчен төп процентның югары итеп билгеләнүе дә сәбәпче. Инфляция, үз чиратында, сугыш чыгымнары зур булганга күрә тиз үсә.
20 гыйнварда АКШ президенты вазифасына кабат кайткан Дональд Трамп Украинадагы сугышны тиз бетеререгә сүз биргән иде. Инаугурациядән соң әгәр дә Путин сөйләшүләргә риза булмаса, Вашингтон яңа чикләүләр, шулай ук Русия тауарларына тарифлар кертергә мөмкин, дип белдергән иде. Русия "икътисадта зур проблемнар" ягына хәрәкәт итә, диде Трамп.
Reuters-ның аноним әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Владимир Путинның күңел төшенкелеге 16 декабрь кичендә бизнес лидерлары белән Кремльдә булган очрашуында да сизелеп торган.
Анда ул икътисад өлкәсендә карарлар кабул итү өчен җаваплы кайбер түрәләргә шелтә белдергән. Путинның кредитларның бәясе аркасында шәхси инвестицияләрнең кимүенә канәгать булмавы ярылып ята, дип белдергән бер чыганак. Шулай ук алынган мәгълүматларга таянып, агентлык бу киңәшмәдә Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина катнашмаган дигән нәтиҗәгә килгән.
22 гыйнвар көнне Путин телевидениедән чыгышында күптән түгел генә бизнес лидерлары белән фикер алышуын, алар белән кредитлар алуның кимүе икътисад үсеше өчен куркыныч тудыруы турында сөйләшүен әйткән иде. Күрәсең ул декабрьдә булган очрашуны күз уңында тоткан, дип яза агентлык.
19 декабрьдә Путин Үзәк Банкның төп процент турында төрле яклап уйланылган карарына өмет итүен әйтте.
Икенче көнне, 2024 елгы кредит-акча сәясәте турындагы соңгы утырышында Үзәк Банк төп процентны 21 процент итеп калдырды, югыйсә аның күтәрелүе көтелгән иде. Эльвира Нәбиуллина басымга бирешеп шундый карар кабул итүен кире какты, дип яза язма авторлары.
Төп процентның югары булуын Русиянең иң йогынтылы берничә эшкуары тәнкыйтьләп чыккан иде. Алар арасында "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин, "Ростех" баш мөдире Сергей Чемезов, алюминий магнаты Олег Дерипаска һәм "Северсталь"нең иң зур хиссәчесе Алексей Мордашов та бар, диелә агентлык материалында.
Путинның икътисадтагы авырлыкларга борчылуы турында медиада чыккан мәгълүматларга бүген, 23 гыйнварда Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков фикер белдерде. Хәзер проблемлы факторлар дөньяның бөтен илләрендә дә бар, әмма Русия икътисадының чыдамлылык запасы зур, диде ул. Аның әйтүенчә, бу запас гаскәрнең бөтен таләпләрен тәэмин итәргә, дәүләтнең барлык социаль бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум