Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп сугышны туктату сөйләшүләреннән баш тарту очрагында Русиягә яңа чикләүләр белән янады


Доналд Трамп
Доналд Трамп

АКШның яңа дәүләт сәркатибе Марко Рубио Русия-Украина сугышын бетерү — Трамп чорында АКШның "рәсми сәясәте" булачак, дип белдерде. Ак йортның яңа хакимияте бу низагны ике, өч, яки дүрт елдан соң яңадан башланырлык итеп түгел, озакка җитәрлек итеп бетерергә ниятли, ди ул.

АКШ президенты Доналд Трамп әгәр дә Русия президенты Владимир Путин Украинадагы сугышны туктату турында сөйләшүләр алып барудан баш тартса, Русиягә каршы яңа чикләүләр кертәчәген әйтте, дип җиткерә Reuters. Трамп чикләүләр турында төгәлрәк әйтмәгән.

— Без [Украина президенты Владимир] Зеленский белән сөйләшәбез, бик тиздән президент Путин белән сөйләшәчәкбез, — дигән Трамп.

Трамп Путин белән сөйләшүләрне ул теләгән теләсә кайсы вакытта уздырырга әзер булуын әйткән. Үзенең чыгышында Трамп чираттагы мәртәбә әгәр дә президент булып калган булсам, Русия беркайчан да Украинага һөҗүм итмәс иде, дигән.

АКШ президенты үзенең хакимиятенең Украинага корал җибәрү мәсьәләсен өйрәнүе турында да әйткән, әмма аның фикеренчә, Украинага ярдәм итүдә күбрәк Европа берлеге эшләргә тиеш. Шулай ук Трамп Кытай лидеры Си Цзиньпинга "басым ясап", аны Русия-Украина сугышына тыкшынырга чакыруын әйткән. Әмма Кытай лидеры "моның өчен әллә ни күп әйбер эшләмәде" дигән.

Доналд Трамп хакимияте әле ул президент вазифасына керешкәнче үк Владимир Путин белән сөйләшүләргә әзерлек башлаган иде. Сөйләшүләр кайда һәм кайчан булачак, әлегә билгеле түгел. Элегрәк Швейцария белән Сербия АКШ һәм Русия президентларын үзләрендә кабул итәргә әзер булулары турында белдергән иде.

АКШның яңа дәүләт сәркатибе Марко Рубио Русия-Украина сугышын бетерү — Трамп чорында АКШның "рәсми сәясәте" булачак, дип белдерде.

Ак йортның яңа хакимияте бу низагны ике, өч, яки дүрт елдан соң яңадан башланырлык итеп түгел, озакка җитәрлек итеп бетерергә ниятли, ди ул.

  • Моңа кадәр АКШ президенты Доналд Трамп Украинадагы сугышны туктату турында килешү төзергә тырышмавы белән Путин "Русияне җимерә" дип белдерде. Трамп сүзләренчә, сугышта Русиянең бер миллион, Украинаның 700 мең хәрбие һәлак булган.
  • Сайлау алды кампаниясе барган чакта Доналд Трамп, президент итеп сайланча, 24 сәгатьтә сугышны бетерергә вәгъдә итте. Сайланганнан соң төгәл вакытларны телгә алмый гына якын арада Русия-Украина низагын җайга салуга ирешәчәген әйтте.
  • Русия президенты Украина белән низагны хәл итү өчен, аның төп сәбәпләрен бетерергә кирәк диде. Украинада яшәүче "бөтен кешеләр һәм халыкларның канунлы мәнфәгатьләрен хөрмәт итүгә нигезләнгән, дәвамлы тынычлык" максат итеп куелырга тиеш диде Путин.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG