Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: сугыш башланганнан соң Русия эшкуарлары һәм түрәләре Википедиядә үзләре турында мәгълүматны үзгәртергә тырыша


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда, аноним мөхәррирләр Путинның кызлары Мария Воронцова һәм Катерина Тихоновага каршы кертелгән чикләүләр турындагы мәгълүматны бетермәкче булган.

"Важные истории" һәм сәүдәгә корылмаган Wikiganda оешмасы Википедиядә Русиянең эшкуарлары, түрәләре һәм халыкка билгеле затлары турында йөзгә якын мәкаләгә кертелгән үзгәрешләрне өйрәнгән.

Урыс һәм инглиз телле Википедияләрдә аноним мөхәррирләр биографик белешмәләр язылган мәкаләләрдән кешенең чикләүләргә эләгүе һәм милке, Кремль белән элемтәләре турындагы мәгълүматны бетерә, чыгышы белән кайдан булуын, аның белән бәйле коррупциягә каршы тикшеренүләргә бирелгән сылтамаларны юк итә.

Аерым алганда, аноним мөхәррирләр Русия президенты Владимир Путинның кызлары Мария Воронцова һәм Катерина Тихоновага каршы кертелгән чикләүләр турындагы мәгълүматны бетермәкче булган.
Тихонова турындагы мәкаләдә аны сәфәрләрендә президент иминлеге хезмәте офицерлары озатып йөрүе турындагы белешмәләрне юк итмәкче булганнар.

Опера җырчысы Анна Нетребко биографиясеннән аның Путин белән элемтәләре, Донецки опера театрына акча күчерүе, аңа каршы Украинаның санкцияләр кертүе турындагы мәгълүмат сөртелгән.

Русия миллиардеры Александр Мамут турындагы мәкаләдә аның Лондон эшкуары булуы, Израил ватандашы икәнлеге һәм Русия белән бәйле булмавы махсус рәвештә искәртелә.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков хакындагы язмадан аноним мөхәррирләр аның улы Николай Чоулз турындагы мәгълүматны бетермәкче була, Коррупциягә каршы көрәш фондының аның турында тикшеренүе булган иде.

Википедиядәге мәгълүматларны, аерым алганда, банкта хисаплары яки милек белән бәйле килешүләрдә карарлар кабул ителгәндә кулланалар, дип сөйләгән "Важные истории"га онлайн-энциклопедиянең мөхәррире.
Басма чыганаклары әйтүенчә, Википедиядә мәкаләне бетерү биш мең доллар тирәсе тора, ә яңа мәкалә чыгару - ике мең долларга кадәр җитә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG