Accessibility links

"Теләнмәгән оешма" ресурсларында һәм Instagram белән Facebook-та рекламны тыю турында канун өлгесе Русия думасына кергән


"Русиягә каршы көрәш юлына баскан ресурслар һәм платформнар безнең базарда акча эшләргә тиеш тә түгел, эшләмәячәк тә", дигән төзәтмәләрне әзерләүчеләрнең берсе - депутат Александр Хинштейн .

Русиядә эшчәнлекләре "теләнмәгән" яки"экстремист" дип табылган чит ил оешмаларының ресурсларында реклам чыгаруны тыймакчылар. Шул хактагы канун өлгесен Думага керткәннәр.

Бу документ парламентның түбән пулаты сайтында чыкты.

Төзәтмәләрне әзерләүчеләрнең берсе - депутат Александр Хинштейн әйтүенчә, Instagram белән Facebook-ның Русиядә аудиториясе зур һәм Русия кулланучыларының күпчелеге бу платформнар белән куллануын дәвам итә.

"Һәм бу шул ук Meta ширкәтенә Русия реклам базарында акча эшләргә мөмкинлек бирә", дип язган ул үзенең Telegram-каналында. Хинштейн бу чаралар илнең мәгълүмати иминлеген яклау өчен кирәк ди. "Русиягә каршы көрәш юлына баскан ресурслар һәм платформнар безнең базарда акча эшләргә тиеш тә түгел, эшләмәячәк тә", дигән ул.

Facebook белән Instagram социаль челтәрләренә ия Meta ширкәте 2022 елның мартында Русиядә экстремист дип табылды һәм аның эшчәнлеге тыелды. Шулай ук ул Росфинмониторингның экстремизм яки террорчылыкка катнашы булган оешмалары исемлегенә кертелгән.

Русиядә "теләнмәгәннәр" исемлегендә 167 оешма, шул исәптән "Азат Европа/Азатлык радиосы корпорациясе дә бар. Исемлеккә, моннан тыш, "Медуза", Sota Media һәм башка бәйсез басмалар кергән.

  • Шулай ук быел Русия думасы "ят агентлар"ның бөтен мәгълүмати ресурсларына да реклам бирүне тыя торган канунны өч укылышта кабул итте. Мартта аны Путин да имзалады. Бу чикләүләр сайтларга, блогларга һәм социаль челтәрләргә кагыла. "Ят агент"ларда реклам чыгарсаң ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
  • Дума канун өлгесен кабул иткәннән соң журналист Катерина Гордеева "Скажи Гордеевой" дигән YouTube-проектын ябуын игълан итте. Алексей Пивоваров исә "Редакция" дигән проектындагы такымның шактый өлешен эштән җибәрүен җиткерде, чөнки репрессив канун гамәлгә кергәннән соң, ул реклам бирүчеләрне югалтачак һәм хезмәт хакларын түләп бара алмаячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG