Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы язгы ташу белән бәйле иң авыр вазгыять Идел буе төбәкләрендә дип белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта Идел буе төбәкләрендә яшәгән 180 кешене вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырганнар, туганнарына күченүчеләр дә бар. Язгы ташу май ахырында гына бетәр дип фаразлана. 

Русиядә язгы ташу белән бәйле иң катлаулы вазгыять Идел буе төбәгендә. Вазгыять контрольдә, әмма "фаразлар яхшы ук түгел". Бу хакта матбугат очрашуында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына керә торган "Кризислы хәлләрдә идарә дәүләт үзәге" җитәкчесе, генерал-лейтенант Александр Лекомцев әйткән.

"Бүген иң авыр вазгыять Идел буе төбәкләрендә. 1,9 меңнән артык өй янындагы җирләрне су баскан, шуларның 1,1 меңе - Оренбург өлкәсендә", дигән ул.

Лекомцев әйтүенчә, су басу китерәчәк нәтиҗәләрне киметү өчен бөтен кирәкле чаралар да күрелә. Мәсәлән һавадан күзләү өчен очкычлар кулланалар, Мәскәүдән "өстәмә су суырту станцияләре җибәрелгән".

"Вазгыять контрольдә, әмма фаразлар бик яхшы түгел. Су баскан торак йортларның саны артыр дип уйлыйбыз. Бигрәк тә Самар өлкәсендә авыр вазгыять", дигән ул.

Хәзерге вакытта Идел буе төбәкләрендә яшәгән 180 кешене вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырганнар, туганнарына күченүчеләр дә бар. Язгы ташу май ахырында гына бетәр дип фаразлана.

Бүген, 5 апрельдә Башкортстанның Краснокама районында "Дүртөйле-Нефтекама" машина юлында Кәлтәй елгасы аша салынган күпер ябылган. Уфа-Нефтекама, Уфа-Николо-Березовка, Уфа-Ижау автобуслары туктатылган. Нефтекамага Калтасы һәм Яңавыл районнары аша гына барып була.

Күрше Калтасы районында "Уфа-Бөре-Янаул" машина юлында Исәнбәй елгасы аша салынган күперне япканнар.

Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хеәмәте бүгенгә республикада машина юлларында биш урынны һәм сигез күперне су баскан дип җиткерә.

Чаллыда исә "Притяжение" торак комплексында яшәүчеләр кичә, 4 апрельдән бирле бик көчле су басу белән көрәшә. Чаллы мэры Наил Мәһдиев "мондый хәлне беренче тапкыр күрәм", дип әйтте.

  • Татарстан һәм Башкортстанда язгы ташу башланды: күперләрне су баса, машиналарны юдырып алып китә. Әйтик Башкортстанның Кушнарен районының Матвеев авылында Чирмәсән елгасы күтәрелеп, юлны су баскан. Бу юлдан барган Audi машинасын агым белән юдырып алып киткән. Машинада ир, хатын-кыз һәм 14 яшьлек үсмер булган, алар машинадан чыгып агачка менгән диелә.
  • Элегрәк "Известия" басмасы метеорологлар белән сөйләшеп язма чыгарган иде, анда Идел буе төбәкләрендә аномаль язгы ташулар булырга мөмкин дип кисәтелде.
  • Белгечләр әйтүенчә, Русия үзәгендә яуган кар нормадан 30-40 процентка артык. Бу язын көчле ташуларга китерергә мөмкин дип фаразлый алар.
  • Моннан берничә ел элек Һава кинәт җылыну сәбәпле Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында көчле су басулар булды. Казанның Салмачы бистәсендә йортларын су баскан хуҗалар моның сәбәбен шәһәр хезмәтләренең битарафлыгы белән аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG