Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Дуслык уеннары"н 2025 елга күчерәләр


Владимир Путин "БРИКС" уеннарын ачканда
Владимир Путин "БРИКС" уеннарын ачканда

"Турнирны үткәрү көннәрен яңадан карауга этәргән төп сәбәп - 2024 елның җәендә зур халыкара турнирларда катнашучы алдынгы атлетларның тернәкләнүгә вакыты җитәрлек булмавы", диелә хәбәрдә.

Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән 2024 елның сентябрендә Мәскәүдә һәм Екатеринбурда үтәргә тиеш булган Дөньякүләм дуслык уеннары 2025 елга күчерелә.

Моны Путин фәрманы белән төзелгән, уеннарны оештыручы Халыкара дуслык ассоциациясе тәкъдим итте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, "кайбер спортчылар белән һәм халыкара спорт федерацияләре белән киңәшләшкәннән соң", шулай эшләргә булганнар.

"Турнирны үткәрү көннәрен яңадан карауга этәргән төп сәбәп - 2024 елның җәендә зур халыкара турнирларда катнашучы алдынгы атлетларның тернәкләнүгә вакыты җитәрлек булмавы", диелә хәбәрдә. Искәртелгәнчә, уеннарның вакытын күчерүне әле Русия хөкүмәте белән дә килештерәсе бар.

1 июньдә "Спорт-экспресс" басмасы уеннарны күчерүләре бар, дип язган иде. Шул вакыттан бирле уеннарның күчәргә мөмкин булуы турында хәбәрләр йөрсә дә, бу хакта рәсми рәвештә әлегә кадәр белдермәделәр.

Дөньякүләм дуслык уеннарының оештыру комитетын 2023 елның 16 июнендә төзеделәр. Русия хакимиятләре һәм оештыручылар олимпия һәм олимпия булмаган 33 спорт төрендә ярышлар булачак диде. 70 илдән атлетлар катнашачак дип ышандырдылар. Шулай ук Русия хакимиятләренең бу чараны оештыруга 8,3 миллиард сум бүлеп бирүе дә әйтелде.

Дуслык уеннары Париждагы Олимпиададан соң, ике ай да узмаган килеш үтәргә тиеш иде. Париждагы Олимпиададан Русия белән Беларус Олимпия комитетлары читләштерелде. Моңа фикер белдереп кайбер шәрехләмәчеләр Русия хакимиятләре "дус булган илләрдән", нигездә Азия һәм Африкадан атлетларны җәлеп итеп, үзенчә альтернатив Олимпиада үткәрмәкче була, дип фикер белдерде.

1984 елда, Совет берлеге һәм күпчелек социалистик илләр Лос-Анджелестагы Олимпия уеннарына каршы баш күтәрде. Шуннан соң Совет берлеге тагын сигез дәүләт – Болгарстан, Маҗарстан, Германия, Төньяк Корея, Монголия, Польша һәм Чехословакия белән "Дуслык-84" дигән исем астында үз уеннарын оештырды.

  • Русия хакимиятләренең уеннарны уздыру ниятләрен Халыкара олимпия комитеты нык тәнкыйтьләп чыкты. 2023 елның ноябрендә ХОК Дөньякүләм дуслык уеннарында катнашу - ХОК башкарма комитетының Русиядә халыкара спорт чараларын уздырмау турындагы карарын бозу булачак, дип белдерде. Бөтендөнья допингка каршы агентлыкта да Русиянең бу уеннарны оештырырга хакы юк диделәр. Оештыручылар уеннар - Олимпиады альтернативасы түгел дип ышандырды. Шул ук вакытта Русия түрәләре Олимпиаданы нык тәнкыйтьләп, Дуслык уеннары турында уңай фикерләр әйтте.
  • Әлегә Русия хакимиятләре уеннарны күчерү ихтималына фикер белдермәде.
  • Күптән түгел Казанда БРИКС уеннары узган иде. Уеннар Русия Украинага каршы сугыш алып барган чорда узды. Халыкара Олимпия комитеты һәм абруйлы оешмалар бу турнирны танымавын белдерде. Иң оста спортчылар да ярышларга килмәде. Шулай да, Казан бу чарага ныклап әзерләнде. Турнир вакытына хәмер сатуны тыю, юлларны ябу, Кабан күлендә көймәдә йөзүне тыю кебек төрле чикләүләр кертелде. Бу юлы уеннарда татарча көрәшне күзәтеп булды һәм ахырдан спортчыларны Сабантуйга алып бардылар.
  • БРИКСка оста спортчыларның килмәве - көчлерәкләрнең Олимпия уеннарына әзерләнүе белән бәйле иде. Дуслык уеннарына исә, оештыручылары фикеренчә, көчлерәк спортчылар килергә тиеш иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG