Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Иранга күпләп сату аркасында сарык ите җитми башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шуның аркасында бу төр иткә бәя дә 30-40 процентка арткан. Бәя артуга сарыкларның баш саны кимүенең дә йогынтысы бар. Сарыкларның төп өлешен (84 процентын) кечкенә хуҗалыкларда асрыйлар, ди белгеч.

Русиядә бер ел эчендә сарык итенә бәяләр 30-40 процентка арткан. Бу хакта Росстат белешмәләренә сылтама белән РБК яза.

Басмага чыганаклары сөйләвенчә, моның сәбәпләреннән берсе - сарык ите җитми башлаган, чөнки аны Иранга сату кинәт арткан.

Соңгы өч елда Русия тере сарыкларны һәм аларның итен чит илгә чыгаруны арттырды, дигән Төньяк Кавказда сарык ите җитештерү проектын үстерүче "Дамате" ширкәте җитәкчесе урынбасары Дарья Лащенко. Аның әйтүенчә, сарык ярымтүшкәләрен иң күп сатып алучы - Иран, ул 2023 елда ун тапкырга күбрәк сатып ала башлаган, ә бу исә Русиянең чит илләргә саткан сарык итенең 90 процентын тәшкил итә.

Ит бәясе артуга сарыкларның баш саны кимүенең дә йогынтысы бар. Бу төр терлекнең төп өлешен (84 процентын) кечкенә хуҗалыкларда асрыйлар, ди Лещенко. Чыгымнар да артты ди ул һәм көтүлекләр кимүен, мал табибларының хезмәте кыйбатлануын мисалга китерә.

  • Былтыр ел ахырында йомырка бәяләре нык үскән иде.
  • 14 декабрьдә туры элемтә вакытында Русия президенты Владимир Путин йомыркага һәм тавык итенә бәяләр артуы белән бәйле хәл өчен гафу үтенде.
  • Русия хакимиятләре йомыркага бәяне төшерү өчен, эчке базарда аны тәкъдим итү җитәрлек булсын өчен чит илдән кертелгән йомыркалардан пошлина да алмый башлады. Ул 30 июньгә кадәр гамәлдә булачак.
  • Росстат белешмәләренә күрә, 2023 елның июненнән башлап беренче тапкыр тавык йомыркасына бәя быел 10-15 гыйнварда гына төште.
  • Бу вазгыятьтә Әфганстан татарлары Татарстанны тавык йомыркасы белән тәэмин итәргә әзер булуларын белдерде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG