Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка Facebook-ында Русия рекламасы

АКШ Конгрессы әгъзалары Русиянең Facebook-та АКШтагы 2016 елгы президент сайлауга тыкшыну һәм американ җәмгыятендәге тискәре хисләр белән уйнау тырышлыкларына бәйле реклам постларын игълан итте. Кайбер постларның бер-беренә каршы эчтәлектә, төрле төркемнәрне бер-беренә каршы котыртуга юнәлтелгән булуы күренә.

Бу мәгълүматлар Сенатның Күзләү комитетында узган тыңлаулар уңаеннан чыгарылган иде. Ул тыңлауларда шаһитләр буларак Facebook, Twitter һәм Google вәкилләре чыгыш ясады.

Түбәндә Facebook-та Русия белән бәйле аккаунтлар аша сатып алынган реклам мисаллары китерелә.


XS
SM
MD
LG