Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Буш кәстрүлләр" бәйрәме


Президент тирәсендә хатын-кызлар чәчәк тоткан, Кировта алар кулларында буш кәстрүл
Президент тирәсендә хатын-кызлар чәчәк тоткан, Кировта алар кулларында буш кәстрүл

Киров шәһәре халкы 8 мартта буш кәстрүл һәм чүмечләр тотып урамга чыкты. Йөзләгән кеше бәяләрнең артуына каршылык белдерде.

Киров шәһәренең мондый тавышны ишеткәне булмагандыр. Халык кашык, чүмеч һәм кәстрүлләр тотып бүген шәһәр хакимияте янына килде. Әмма утырып ашыйсы урынына кешеләр кашыкларын буш кәстрүлләргә кагып шау-шу чыгарды. Кешеләрнең ашарларына юк һәм фатир өчен түләргә акчалары җитми. Шуңа күрә быел 8 март алар өчен "буш кәстрүлләр" бәйрәме дип атала.

"Мин бүгенге социаль сәясәткә протест белдерергә чыктым. Хөкүмәт байларга гына ярдәм итә, халыкны кыса. Бөтен нәрсәгә бәяләр арта, бигрәк тә ашау-эчү һәм даруларга," дип сөйләде чарада катнашучыларның берсе.

Менә бу кәстрүлдә гадәттә нәрсә пешерәсез, дигән сорауга башка бер кеше, "бәрәңге, тагын нәрсә пешерим? Бәрәңге белән кара ипи ашыйм. Пенсия 4 мең сум, фатирга туләсәм башкасына калмый", дип сөйләде.

Кешеләр бу чараны хакимиятләрнең игътибарын җәлеп итү өчен үткәрде. Пенсия 160 сумга артканда фатирга түләү 600 сумга арткан. Шикәргә хаклар ике мәртәбә үскән. Калган ашамлыкларга бәяләр 30% арткан.

Халык кәстрүлләр кагып шәһәрнең үзәгеннән шәһәр хакимияте бинасына кадәр килде. Чарада катнашучылар алдында коммунист Валерий Турулло чыгыш ясады:

"Буш кәстрүлләр – хакимиятләргә халыкның соңгы чиккә җиткәненә ишарә. Инкыйлапны без башламыйбыз. Инкыйлапны безгә бирелгән тормыш шартлары башлый", диде Турулло.
XS
SM
MD
LG