Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов телевидение юкка чыгачак дип исәпли


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

16 октябрь "Татар радиосы"на баргач Татарстан президенты шундый белдерү ясаган.

Сишәмбедә бәян ителгән видеодан күренгәнчә, Татарстан президенты телевидение киләчәгенә бик өметләнми, ә менә радио яшәп калачак дип исәпли.

16 октябрь Рөстәм Миңнеханов Казанда эшләүче "Татар радиосы"нда булды. Радиодагы туры эфир тәмамлангач Татарстан президенты телевидение һәм радио турындагы фикерләрен уртаклашты. Аның уйлавынча, ТВның көннәре санаулы:

"Телевидение юкка чыга. Аның кирәклеге дә шуның хәтлек. Ә радио гел кирәк булачак. Машинада йөрсәң дә, өйдә дә гел тыңлыйсың. Ә телевизорда нәрсә бар? Бер үк әйберне ун мәртәбә күрсәтәләр 10 минут эчендә. Нәрсәгә кирәк ул? Интернеттан ачтым, иртән карадым, яңадан 1-2 сәгатьтән ачып карадым, мин 30 секунд эчендә бөтенесен карыйм. Ә анда 10 минут әкият сөйләгәннәрен тыңлап... Кемгә кирәк ул?", диде Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: "Телевидение юкка чыгачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:43 0:00

Татарстан президентының матбугат хезмәте тараткан рәсми хәбәрдә бу сүзләр телгә алынмый. Миңнехановның телевидение турында әйткән фикерләре "Татар радиосы"ның Instagram аккаунтында урнаштырылган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG