Русия тикшерү комитеты саклану министрының элекке урынбасары, гаскәр генералы Павел Поповка җинаять эше ачкан. Аны акча белән хәрәмләшүдә шикләнәләр.
ТАСС язуынча, Попов тоткарланган. Тикшерү комитеты хәбәрендә исә бу хакта әйтелми.
Попов 2013 елның ноябреннән 2024 елның июненә кадәр министр урынбасары булып торды. Аңа кадәр ул 20 елга якын гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итте, министр урынбасары Сергей Шойгуның урынбасары иде, саклану министрлыгына да аның артыннан килде. Быел май аенда Шойгуны саклану министры вазифасыннан алдылар, хәзер ул Иминлек шурасы сәркатибе.
Тикшерү фаразынча, Попов саклану министрлыгында эшләгәндә, 2021-2024 елларда "Патриот" паркын үстерү, эшләтү һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен җаваплы булган. Бу оешма ярдәмендә ул үз кесәсенә дә акча эшләгән диелә. Попов паркның мөдире Вячеслав Әхмәдов һәм Русия саклану министрлыгының инновацион үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Шестеров белән бергә эш иткән. Аларны август башында тоткарладылар.
Поповның Мәскәү янындагы Красногорски районында кишәрлеге булган, ул "Патриот" паркы хисабына биредә төзелеш эшләре башкарган, анда төрле "мадди кыймәткә ия әйберләр" китерткән диелә.
"Патриот" паркы белән килешү төзегән хосусый оешмалар аның кишәрлегендә төзелеш эшләре башкарган, тик Попов моның өчен акча түләмәгән ди тикшерүчеләр.
Ә йорт салып чыккач ул өч һектарлап җире булган бу кишәрлеккә парк хисабыннан хезмәт тә күрсәттереп торган диелә.
Красногорски районындагы кишәрлектән тыш генералның һәм аның туганнарының Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Краснодар краенда затлы районнарда "күп санлы күчемсез милке бар" дип белдерәләр тикшерү комитетында. Аларның гомуми суммасы- 500 млн сум. Тикшерүчеләр бу милекнең канунлы юл белән алынып-алынмавын ачыклый.
Июль ахырында ТАСС "Патриот" паркында тикшерү эшләре баруын хәбәр иткән иде, монда дәүләткә сатып алу килешүләрендә 40 миллионнан артык акча урланган. Ул чакта җитәкчелектә тентүләр үтте.
5 августта тикшерү комитеты "Патриот" паркы мөдире Вячеслав Әхмәдовны акча белән хәрәмләшү турындагы җинаять эше нигезендә кулга алуларын хәбәр итте. Саклану министрлыгының Инновацион үсеш баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, генерал-майор Владимир Шестеров та тоткарланды. Тикшерү фаразынча, Әхмәдов һәм Шестеровның парк эшчәнлеге өчен дип бүленгән бюджет акчаларын урлауга катнашы бар.
- Моңарчы зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп (Җинаять кодексының 290 маддәсе, 6 өлеше) Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов һәм Русия саклану министрлыгының кадрлар баш идарәсе җитәкчесе, генерал Юрий Кузнецов кулга алынды.
- Май ахырында Русия кораллы көчләренең баш элемтә идарәсе җитәкчесе һәм Баш штаб җитәкчесенең урынбасары, генерал-лейтенант Вадим Шамарин тоткарланган иде.
- 26 июльдә Русия саклану министрының элекке урынбасары, генерал Дмитрий Булгаковны сак астына алдылар.
- "Патриот" паркына 2014 елда ул чакта саклану министры булып торган Сергей Шойгу нигез салды. Парк күп санлы объектлардан тора, аларның иң әһәмиятлеләре арасында - Русия кораллы көчләренең музей-гыйбадәтханә комплексы, партизаннар авылы, музей мәйданчыгы һәм хәрби-тактик уеннар үзәге бар. Хәзерге вакытта паркның мәйданы - биш һектардан артык.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум