23 июль экраннарга "Salt" ("Солт") фильмы чыга. Кино йолдызы Анҗелина Җоли анда Үзәк күзләү идарәсенең Эвелин Солт исемле агентын уйный. Аны АКШ президентына һөҗүм әзерләгән рус шымчысы дип уйлыйлар. Фильм барышында ул үзенең Русия файдасына эшләмәгәнен исбатларга тырыша.
Кино нигездә Нью-Йорк һәм Вашингтонда төшерелгән. Әмма игътибарлы тамашачы Идел буенда алынган берничә кадрны да күрәчәк.
Анҗелина Җоли “Солт” фильмы өчен махсус бик теләп рус телен дә өйрәнгән. Русчаны ул бик авыр, әмма бер үк вакытта бик тә ягымлы тел дип бәяләгән.
Кино сценарийлары тарихта да күп
Узган атналарда АКШ белән Русия арасындагы шымчылык җәнҗалыннан кайберәүләр кызыклы гына яңа фильм ясый алыр иде. Башы серле һәм мавыктыргыч, рәсмиләр барысын да кире кага, күзләү хезмәтләре рәсмиләр әйткәннең капма-каршысын эшли, ахырында исә гадәттәгечә happy-end.
Бу атнада чыгачак тагын бер фильм чын тарихи фактларга нигезләнгән. “Farewell” (“Хушлашу”) киносы тарихны үзгәрткән бер хәл турында.
1981 елда совет полковнигы Григорьев коммунизмга өметен өзеп, дөньяны үзгәртергә тели. Мәскәүдә ул бер француз инженеры Пьер белән танышып, аңа Советлар Берлегенең яшерен мәгълүматларын тапшыра башлый.
Ике ел дәвамында Франция президенты Франсуа Миттеран һәм АКШ президенты Рональд Рейган Гигорьев биргән гаять серле мәгълүматларны алып тора. Франциянең күзләү хезмәте бу кешегә “Хушлашу” исемен бирә.
Күп тә үтми Советлар Берлеге таркала һәм Берлин дивары җимерелә. “Хушлашу” үз эше өчен акча алмый, бары тик үзенең, бигрәк тә улының тормышын үзгәртә.
Бу фильмга Григорьев роленә француз режиссеры Карион Русиянең күренекле актеры Сергей Маковецкийны чакырган булган. Моны аңа башта режиссер Никита Михалков тәкъдим итә.
"Эш башларга 6 атна кала Сергей миңа Русиянең Франциядәге илчелегеннән шалтыратты. Илче аңа "Сергей, син сәләтле актер, рус халкы сине ярата. Әмма безнең халык синең француз фильмында иленә хыянәт итүчене уйнавыңны аңламаячак", дип әйткән икән. Ягъни аңа югарыдан шулай "киңәш иткәннәр". Сергей миңа инде очкычка барышлый рольдән ваз кичүен әйтеп, “минем телефонымны оныт, гомумән минем исемне оныт", диде" дип искә ала Карион The New York Times басмасына биргән әңгәмәсендә.
Шуннан соң Карион аптырап янә Никита Михалковка шалтырата. Михалков башта дүрт көн дәшми тора, ә аннары Карионга "киләчәктә синең бер фильмыңда да Русия актеры уйнамаячак һәм син аны Мәскәүдә төшерә алмаячаксың", дип белдерә. Сәясәтнең сәнгатькә менә шулай тәэсир итүе дә бар - әгәр дә сәнгать Русиядәге рәсми идеология кыйммәтләренә туры килми икән, анда аңа юллар ябыла.
Шул сәбәпле "Хушлашу" фильмы Украинада төшерелгән. Григорьевны исә мәгълүм серб режиссеры һәм актеры Әмир Костурица уйный.
Бу атнада чыгачак өченче фильм - “Countdown to Zero” (“Кирегә таба санау”) дип атала. Ул да тарихи фактларга нигезләнгән һәм Совет чорындагы атом сугышы куркынычы турында.