Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собянин Мәскәүгә очкан пилотсыз очкычны бәреп төшерүләрен хәбәр итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дронны Мәскәүнең көньяк-көнчыгышына якынча йөз чакрымда урнашкан Ступино шәһәре тирәсендә бәреп төшергәннәр.

Мәскәү мэры Сергей Собянин 11 июльгә каршы төндә һава һөҗүменнән саклану көчләре Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәре тирәсендә пилотсыз очкыч бәреп төшерде дип хәбәр итте.

"Мәскәүгә очкан пилотсыз очкыч" калдыклары төшкән урында "беренче белешмәләргә күрә, җимереклекләр, җәрәхәтләнүчеләр юк", дип язды мэр.

Собянин урында ашыгыч хезмәтләрнең хезмәткәрләре эшләвен әйтте.

Ступино Мәскәүнең көньяк-көнчыгышына якынча йөз чакрымда урнашкан.

Узган төндә Русиянең барлыгы дүрт төтбәгендә биш пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Икесе - Брянски өлкәсендә, Мәскәү, Тамбов, Тула өлкәләрендә - берешәр, дип җиткерде Русия саклану министрлыгы.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия төбәкләренә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Корбаннар һәм җимереклекләр дә бар. Күп очракта Киев моңа фикер белдерми.
  • 2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • 31 май иртәсендә Татарстанга бишенче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм итте.
  • 9 майда 13 сәгатьтә "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
  • Хәбиров Салават шәһәренә пилотсыз очкыч төшүен "чын террор һөҗүме" дип атады.
  • Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип саный. Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады, ә Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди. "Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG