Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социологик тикшеренү: Татарстанда һәр унынчы кеше ришвәтчелек белән очрашкан


Архив фотосы
Архив фотосы

Ришвәтчелектән килгән зыянның күләме 1 млрд сумга якынлаша.

Татарстанда үткәрелгән социологик тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, һәр унынчы кеше ришвәтчелек белән очрашкан. Бу хакта бүген Татарстан президенты каршындагы ришвәтчелеккә каршы сәясәт идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

Аныңча, сораштыруда 3 500 кеше катнашкан. Аларның 9,9 проценты ришвәтчелек очраклары белән очрашуын әйткән. 2011 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч ике тапкырга кимегән.

— Ришвәтчелеккә юлыккан кешеләрнең 40 процентка якыны ришвәт бирергә яки аны алырга мәҗбүр булган, — диде ул.

Татарстанда ришвәтчелек очраклары нигездә бюджет акчалары белән бәйле. Панкратов сүзләренчә, ел саен республикада вазифадан явызларча кулланган өчен меңләп җинаять эше ачыла. Мондый җинаятьләрдән килгән зыян миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин, диде ул.

2024 елда Татарстанда җитәкчеләрне ришвәтчелек нигезендә кулга алулар булды. 18 апрельдә Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев тоткарланды. Ришвәтләрнең гомуми күләме 8,6 млн сумга җиткән.

21 майда Актаныш районының элекке башлыгы һәм Татарстан элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов та тоткарланды. Ул Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.

Прокуратура китергән саннарга караганда, 2023 елда Татарстан икътисадына ришвәттән 3 млрд сум зыян килгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG