Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстан икътисадына ришвәтләрдән 3 миллиард сум зыян салынган


Хәзерге вакытта 5 түрәне эшеннән алу турында сүз бара.

2023 елда Татарстан икътисадына ришвәттән 3 млрд сум зыян килгән. Бу хакта 1 декабрьдә Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов ришвәтчелеккә багышланган матбугат очрашуында белдерде.

— Ришвәткә бәйле җинаятьләрдән зыян 3 млрд сумнан артып китте. Быел прокуратура тарафыннан 480 млн сумны кайтарту турында 63 гариза бирелде. Мәхкәмә ришвәтчеләрнең ришвәт алу нәтиҗәсендә милек хокукыннан мәхрүм итү, дәүләт милкеннән канунсыз төстә алынган мөлкәтне кайтарту, ришвәт суммасын һәм аннан килгән зыянны каплату турындагы шикаятьләргә уңай карар чыгарды, — диде ул.

Прокурор сүзләренчә, хәзерге вакытта мәхкәмәдә биш түрәне дәүләт эшеннән алу турында гариза карала. Алар ышанычны югалтуда гаепләнә.

Иң күп ришвәтләр Татарстанда мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт сатып-алулары, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм күчемсез милек өлкәсендә кылынган.

Быел Татарстан мәхкәмәләренә ришвәткә бәйле 800 эш нигезендә 230 җинаять эше юлланган.

Эчке эшләр министрлыгы исәпләвенчә, бүген республикада уртача ришвәтнең суммасы 263 мең сумнан артып китә.

  • 2022 елда Татарстанда ришвәтчелеккә бәйле җинаять эшләре 35 процентка артты. Икътисад өлкәсендәге ришвәтчелек 18 процентка үсте.
  • 11 майга каршы төндә Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерованы тоткарлады.
  • Июль башында ришвәтчелектә шикләнелеп Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешков кулга алынган иде.
  • 8 августта Казан медицина көллияте мөдире Зөһрә Хисаметдинова кулга алынды. Ул булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган, диелде. Тикшерү фикеренчә, Хисаметдинованың ришвәт белән бәйле 100дән артык җинаятькә катнашы булуы бар. Тентү узган чакта мөдирдә 17,5 млн сум кәгазь акча табылган.
  • Октябрь башында Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарын 5 млн сум ришвәт өчен хөкем итәчәкләре билгеле булды.
  • Моңа кадәр Татарстанның ике муниципаль депутаты эшеннән алынган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG