Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ике муниципаль депутат эшеннән алынган


Алар керемнәренең зур суммасын күрсәтмәгән.

Татарстан районнарында ике депутат эшеннән алынган. Бу хакта бүген Татарстан президенты идарәсенең ришвәтчелеккә каршы тору сәясәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов матбугат очрашуында белдерде.

Аныңча, районнарда 56 тикшерү үткәрелгән.

"Алар керемнәре турында дөрес булмаган белешмә биргән өчен эшеннән алынды. Депутатлар зур сумманы күрсәтмәгән. Мөгаен, оялганнардыр, бәлки башка сәбәп булгандыр", диде ул.

Моннан тыш, экспертлар төркеме районнарда башка ришвәтчелек очракларын өйрәнгән. Аеруча, Әлмәт районында җирле түрәләр җир мәсьәләләрен хилафлыклар ясаган.

2020 елда район хакимияте 8 физик затка авыл хуҗалыгы җирләрен арендага биргән. Аренда бәясе елына 13 мең булган. Авыл хуҗалыгы җир булуына карамастан, бу урында нефть инфраструктуралары урнаштырылуы ачыкланган.

"Физик затлар районга 13 мең сум акча түли. Алар бу җирне субарендага биреп, 1 млн сумнан артык акча ала. Бюджет керемнәр югалткан", ди ул.

Моннан тыш, Әлмәт районында коммуналь хуҗалыгы оешмасына бирелгән җирдән төзелеш базары ясалуы ачыкланган.

Рөстәм Гаязов сүзләренчә, Татарстан районнарында бюджет акчасын максатчан кулланмау, җир мәсьәләләре, медицина иминияте фонды акчаларын дөрес файдаланмау очраклары бар.

2022 елда Татарстанда ришвәтчелеккә бәйле җинаять эшләре 35 процентка артты. Икътисад өлкәсендәге ришвәтчелек 18 процентка үсте.

• 11 майга каршы төндә Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерованы тоткарлады.
• Июль башында ришвәтчелектә шикләнелеп Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешков кулга алынган иде.
• 8 августта Казан медицина көллияте мөдире Зөһрә Хисаметдинова кулга алынды. Ул булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган, диелде. Тикшерү фикеренчә, Хисаметдинованың ришвәт белән бәйле 100дән артык җинаятькә катнашы булуы бар. Тентү узган чакта мөдирдә 17,5 млн сум кәгазь акча табылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG