Accessibility links

Кайнар хәбәр

Серб парламентында Сребреница бәхәсе


Сербия парламенты 1995 елдагы Сребреница вакыйгалары өчен гафу үтенү турындагы тәкъдимне карый. 1995 елда 8 меңләп боснияле мөселман ир-ат үтерелгән иде. Әлеге фаҗиганы халыкара оешмалар геноцид дип таныса да, кайбер серб сәясәтчеләр моны инкарь итә.

Сербия парламенты ил тарихында иң "четерекле" теманы көн тәртибенә куйды. Балкан сугышы вакытында серб хәрбиләре кылган җинаятьне тану һәм аның өчен гафу үтенү мәсьәләсе илнең көнбатышлы сәясәтчеләре белән милләтчеләре арасында зур бәхәсләр тудыра.

Мәгълүм булганча, Балкан сугышы вакытында серб хәрбиләре 1995 елда 8 меңләп боснияле мөселман ир-атны йөк машиналарына төяп, БМО карамагындагы Сребреницада үтергән иде. Әлеге фаҗига Европа тарихында икече дөнья сугышыннан соң кешелеккә кылынган иң куркыныч җинaять буларак истә кала.

Балкан сугышыннан соң шактый вакыт узды. Зур Югаславиянең төп варисы серблар хәзер чынбарлык белән исәпләшергә тиеш.

Сербия парламентындагы Босния коалициясенең 6 вәкиле 11 июльне Сребреница геноцид корбаннарын искә алу көне буларак атауны таләп итә. Ә сербия милләтчеләре бу тәкъдимгә каршы тавыш бирәчәген белдерде.

Милләтчеләр каршы

Тәкъдимнәр парламентта кызу бәхәсләр уята, кайбер сәясәтчеләрнең хәтта моңа түземлеге җитми. Моның сәбәбен Европага якын сәясәте белән танылган президент Тадич җитәкчелегендәге демократия партиясе әгъзасы Елена Триван болай аңлата:

"Алар 2005 елда Сребреница вакыйгаларын ачып биргән фильмны күрсәткән ТВ каналын акча җәзасына хөкем итүне сорадылар. Ил башлыгы Борис Тадич Сребреница корбаннарын искә алган һәм аларга баш игән өчен чак кыйналмый калды", ди ул.

Фикерләр үзгәрә

Шулай да еллар узган саен сәясәтчеләрнең элекке серб хәрбиләре кылган гамәлләренә каршы илдә фикер үзгәрә кебек. Ике ай буена дәвам иткән кызу бәхәсләрдән соң, тәкъдимне кабул итү өчен парламентта күпчелек тавыш табылды сыман.

Әйе, күпчелек депутатлар 1995 елда Сребреницада күпләп үтерү очрагын туктату өчен кирәкле чаралар күрелмәве фикере белән килешә һәм моның өчен гафу итәргә әзер.

Шулай да, кайбер серб сәясәтчеләре Сребреница вакыйгаларын "геноцид" дип атауга катгый каршы чыга, мондый очракны инкарь итә. Гәрчә, аны БМО һәм Европа Берлеге геноцид буларак таныса да.

Геноцид сүзе

Белградтагы халыкара хокук билгече Радослав Стоянович "Азатлык"ка биргән әңгәмәсендә, вакыйганы геноцид дип атау-атамау мәсьәләсе турында болай ди.

"Сербия геноцидны таныймы, юкмы 2007 елдан бирле Халыкара хокук мәхкәмәсе Сребреницада булган җинаятьне геноцид кысаларында карый. Шуңа гафу үтенү тәкъдимендә җинаятьнең ничек аталуы мөһим түгел. Шулай да белдерүдә, Халыкара хокук мәхкәмәсенең Сребреницада кылган җинаятьне ачык итеп "геноцид" дип атавын өстәргә кирәк".

Көнбатыш яклы Борис Тадич хакимияте Сребреница вакыйгаларына карата, Сербия үз тарихы белән исәпләшергә әзер, ди. Ил башлыгы, Европа Берлегенә әгъзалыкны үзенә максат куйган, күп мәдәниятле һәм чын демократик ил булу өчен Сербия үз ялгышларын танырга тиеш дигән карашта.
XS
SM
MD
LG