Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сильвестр Сталлоне рәсемнәре Петербур күргәзмәсендә

Петербурдагы дәүләт урыс музеенда Һолливудның мәшһүр йолдызы Сильвестр Сталлоне рәсемнәре күргәзмәгә чыгарыла. Күргәзмәгә аның 1970нче еллардан алып бу көннәргә кадәр чорда язылган утыздан артык рәсеме куела. Күпчелеге экспрессионизм юнәлешендәге әсәрләр. Элегрәк "Роки" һәм "Рэмбо" кинолары аша киң танылган актер үз рәсемнәрен җәмәгатьчелеккә соңгы елларда гына күрсәтә башлады. Беренче мәртәбә алар 2009 елда Майами Бичтагы Арт Базель күргәзмәсендә дөнья күрде. Аннан соң 2011дә Швейцариядәге Галерея Гмурзынскада тәкъдим ителде. Петербурда 27 октябрьгә билгеләнгән ачылыш тантанасында Сталлоне үзе дә катнашыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG