Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су баскан Орскида яшәүчеләр ярдәм таләп итеп митингка чыкты


Орскины су басты. Апрель, 2024
Орскины су басты. Апрель, 2024

Алар зарар килгән милек өчен бирелгән түләүләрнең күләменнән канәгать түгел.

Оренбур өлкәсенең су астында калган Орски шәһәрендә җирле халык митингка чыккан, алар "Хурлык!", дип кычкыра. Бу RusNews басмасы чыгарган видеолардан күренә.

Йөзләп кеше су басудан соң хакимиятләрнең гамәлләреннән канәгать булмавын күрсәтә. Алар хакимият йорты янына җыелган, ярдәм таләп итә, дип искәртә басма.

Полиция чараны канунсыз дип, кешеләрне куып таратмакчы була диелә. Орскида яшәүчеләр зарар килгән милек өчен бирелгән түләүләрнең күләменнән канәгать түгел, шулай ук бюджеттан зур акчалар тотып төзелгән дамбаның нәтиҗәсез булуына зарлана.

Шәһәр башлыгы Василий Козупица протест белдерүчеләр белән сөйләшмәкче булгач аны "Кит!" дип кычкырып бүлдергәннәр. Шуннан соң протестка чыккан кешеләрдән бер төркемне хакимият йортына җирле хакимиятләр белән сөйләшергә чакырганнар.

  • Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендә бу көннәрдә хәл иң куркынычы. Язгы ташу аркасында җомга кич Орскида Җаек елгасын тотып торучы дамба җимерелде. Шәһәрнең берничә районын эвакуацияләделәр. Әмма 4 кеше һәлак булды, 99 кеше төрле җәрәхәтләр алды, шуларның 18е – балалалар. Зыян күрүчеләрнең тугызы хастаханәгә салынган. Барлыгы 2 мең кеше эвакуацияләнгән. Орскидагы су басу федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл дип игълан ителде.
  • Шәһәрдә эчәргә су беткән, кибетләр буш. Кешеләр анда теләсә нинди эчемлекне кырып-себереп сатып ала башлаган. Кешеләргә суны тарату оештырыла, әмма бу барыбер җитәрлек түгел. Гомумән, кибетләрдә ризыкларга да бәяләрне арттырып сату күренешләре арткан.
  • Орскида балалар бакчалары, мәктәпләр ябылды, уку йортлары онлайн укуга күчерелде.
  • Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде.
  • Башкортстан Оренбурга һуманитар ярдәм буларак эчә торган су һәм башка кирәк-яраклар җибәрде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG