Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе Судан башлыгына каршы


Судан президенты Гомәр Бәшир
Судан президенты Гомәр Бәшир

Халыкара мәхкәмә Судан президенты Гомәр Бәширне кешечелеккә каршы җинаятьләр кылу һәм геноцидта гаепләде.

Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе дәүләт башлыгына каршы беренче тапкыр карар кабул итте. Мәхкәмә 2002 елда төзелде, ул Һаагта урташкан. Судан – мәхкәмәне танымаган илләр арасында. Суданның Дарфур вилаятендә геноцидны тикшерү һәм гаепле булганнарны хөкем итү – мәхкәмә башлаган иң беренче эшләрнең берсе.

Бүген башкала Хартумда меңләгән кеше президент Бәшир һәм кайбер министрларга каршы урам җыены уздырды. Протест белдерүчеләр янына чыгып, Судан гаделлек министры Габдел Басит Сабдрат, халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе башлаган эшне БМО Иминлек Шурасы карарга тиеш булачак, аны тәмамларга вакыт күп кирәк булачак, дип белдерде. Урам җыенына чыгучыларның көнбатышка каршы кәефләрен сизеп алып, министр мәхкәмә тынычлыкны бетерәчәк, дип белдерде.

“Алар дәүләт башлыгын кулга алып тынычлык килешүенең җимерелүен тели. Алар тәртипсезлек булдырып, илдә сәяси бушлык тудырып Абуҗа килешүен бетерергә, Дарфурдан БМО һәм Африка көчләрен вә халыкара оешмаларны чыгарырга тели,” диде министр.

Министрның бу сүзләре мәхкәмә карарына янау кебек яңгырады.

Прокурор Луис Морено-Окампо

“Геноцидны башлау карарын Бәшир шәхсән үзе кабул иткән. 2003 елның мартында Бәшир Фур, Масалит һәм Загава халыкларын юк итәргә карар кылган,” диде Һаагтагы мәхкәмәнең прокуроры Луис Морено-Окампо.

Бүгенге көндә Дарфурда 9 меңләп БМО һәм Африка Берлеге гаскәрие бар. Бу көч анда тәртип сакларга бик җитеп бетми. Бәрелешләр дәвам итә, мәхкәмә карары булган хәлне тагын да катлаулындырыр, дигән курку бар.

Хартумдагы хакимиятләрне күптән инде Дарфурдагы кара тәнле халыкны эзәрлекләгән Җәнҗәвид гарәп гыйсьянчыларын яклап килүдә гаеплиләр. Кораллы низакта 300 меңләп кеше һәлак булды, 2 миллионнан артык кеше өйләрен ташлап китте.

XS
SM
MD
LG