Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әтине сагынабыз, елыйбыз". Сөләйман Зарипов хәбәрсез югалганга 8 ел


Сөләйман Зарипов
Сөләйман Зарипов

Татарстанның танылган рухание Сөләймән Зарипов 2016 елда югалды. Сигез ел узды, аның эзенә чыга алмадылар. Югалган хәзрәтнең гаиләсе ниләр кичерә, тормышлары ничек үзгәрде?

8 ел элек нәкъ шушы көнне Татарстанда билгеле рухани, "Нурулла" мәчете имамы Сөләйман Зарипов югалды. Мордовиянең Сарански шәһәрененнән Казанга кайтыр юлга чыккан килеш Татарстанның Буа районындагы юлларда ул һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәехе, "Изгелек йорты" хәйрия оешмасы вәкиле Хуҗа Габде Нәҗим Әлдин утырган машина юкка чыга. Алар белән элемтә дә югала. Сөләйман Зариповның гаиләсе ул исәнме, әллә тотык хәлендәме — берни белми. Ике кешенең көпә-көндез юкка чугуын тикшерү эше дә туктатылган.

Эзсез югалган имамның гаиләсендә дә сигез елда тормыш үзгәргән. Сөләйман Зарипов һәм аның хатыны Рабига ханымның алты баласы туа. Бер уллары гаилә башлыгы югалганга бер ел кала вафат була. Калган биш бала арасында Зөлфия Мифтахова әтисенең эзенә төшәр өчен иң тырышканнарның берсе. Ул медиа белән дә аралашты, тикшерүчеләргә дә сорау бирде, күп очракта алар авыр һәм уңайсыз иде, Сөләйман Зарипов мәсьәләсен көн кадагында тотарга тырышты. Зөлфия Мифтахова: "Кеше эзсез югала алмый, димәк бу эш алдан планлаштырылган булырга мөмкин" дигән фаразлар да китерде. 2020 елда Татарстан Дәүләт Шурасында чыгыш ясаган Эчке эшләр министры Артем Хохориннан депутат, язучы Ркаил Зәйдулла Зариповның эше турында сорады. Министр: "Бу эштә алга китеш һәм ачыклык юк" дип җаваплады. Шуннан бирле Сөләйман Зариповны искә алучы булмады.

— Әтигә бәйле җинаять эше алып барылмый. Ул ни ябылмады, ни нокта куелмады, шулай җинаять эше булып эленеп тора. Берьюлы ике кеше юкка чыгуны тикшергән эшне ябып куя алмыйлар. Төрмәдә дә юк диләр, мәетләр дә юк, — диде Азатлыкка Сөләйман Зариповның кызы Зөлфия. — Без төрле җирләргә йөрдек, төрле ишекләрне кактык, таләп иттек, сорадык. Булмады. Берни юк. Без Тикшерү комитеты хезмәткәрләре белән ике ел элек очраштык. Шулай да үлгән килеш табылган кешеләр бар икән, бу Сөләйман Зарипов була аламы дип тикшерәләр дип әйттеләр. Әлегә сезнең әтиегезгә охшарга мөмкин бернинди җәсәд булмады, диләр.

Без нишли алабыз? Бары тик догада була алабыз. Исән булса, кайтсын дип, вафат икән, урыны җәннәттә насыйп ителсен дип сорыйбыз.

Зөлфия әтине искә алмаган көн юк дип әйтә. Ә 7 февраль берьюлы авыр да, шул ук вакытта шатлыклы көн дә дип аңлата. Бу көнне алты ел элек аның бишенче улы туган. Нәкъ әтисе югалган көнне дөньяга килә бала. Аңа Сөләйман дип исем кушалар.

Сөләйман Зариповның кызы Зөлфия ире Мөхәммәд белән
Сөләйман Зариповның кызы Зөлфия ире Мөхәммәд белән

— Башта әнидән рөхсәт алдык. Әтинең исемен бирсәк ярыймы, ничек кабул итәсең дип сорадык. Башта шатланып, аннары авыррак кабул итте. Балага Сөләйман дип дәшсәк, әнинең йөрәге жу килеп ала. Без беребез дә әти белән булган хәлгә ризалашмадык, әмма Аллаһның әмере шундый булган дип кабул итәбез. Көтәбез, дога итәбез. Көн саен, намаз саен сорыйбыз. Телебездән әти төшми. Бик саганыбыз. Елыйбыз, — дип уртаклаша Зөлфия. — Мин әти кызы булып үстем, шуңа да әти күз алдыма килсә, күзләргә яшьләр тыгыла. Ярый Аллаһ Тәгалә безгә сабырлык биргән дип шөкер итәбез, алайса йөрәк ярылыр иде.

Мин 8 ел элек булган көнне ачык хәтерлим. Бик куркыныч көн итеп искә төшә. Әмма аны искә төшермәскә тырышабыз. Әнинең йөрәген саклыйбыз. Саранскидан Казанга кузгалгач, ул әнигә: "Юлга чыгабыз. Догада булыгыз" дип язган. Шуның белән шул. Бу — аның соңгы язуы. Аннары юл буена аның телефоны эшләмәде. Юк та юк. Шалтыратабыз — телефоны эшләми, сүнгән. Аннары видеокамераларны карадык -— Саранскида ул исән-сау машинага утыра. Башка җирдәге камералар да алар утырган машинаны эләктереп ала. Буага килеп җиткәч машина юкка чыга. Видеоларда берни юк диделәр. Шуның белән бетте-китте.

8 ел бик күп вакыт. Әтиебез тотык хәлендә икән, бу елларны аңа кичерү коточкыч авыр итеп күз алдына килә. Бер ай элек әтиемне төшемдә күрдем. Гомрәгә җыенган төсле кебек. Аннары "Арыдым" диде, йөзендә шатлык юк иде, югыйсә изге урыннарга җыена кебек", ди Зөлфия.

Сөләйман Зарипов белән бергә югалган хәйрияче, "Изгелек йорты" хәйрия оешмасы вәкиле Хуҗа Габде Нәҗим Әлдин дә юкка чыкты. Аларның гаиләләре дә фаҗига кичерә. Аның хатыны, балалары якыннары шулай ук берни белми. Зөлфия әйтүенчә, гарәп телен белгәнгә алар белән күбрәк Госман Исхакый (Рабига Зарипованың бертуган энесе, Татарстанның элеккеге мөфтие - ред.) аралаша.

— Мин алар белән аралашмыйм, әмма Госман абый шалтыраткалап хәлләрен белешеп тора. Югалган ирнең туганы белән сөйләшәләр. Белүемчә, ул хатын кияүгә чыкмаган, олы улы югары уку йортына эшкә кергән. Ул бичара хатын бик авыр кичерде иренең юкка чыгуын. Өзгәләнде, бетеренде. Ике бала белән торып калды. Ә гарәп илләрендә хатыннар эшләми, гаиләне ир карый. Алар бер көндә яраткан кешесез, караучысыз, бер тиенсез торып калды. Авыр, бик авыр кичерделәр алар бу кайгыны. Психик яктан нык катлаулы хәл иде. Көтәләрме алар якын кешеләрен - әйтә алмыйм. Безнең кебек дога кылалардыр — дип сөйләде Сөләйман Зариповның кызы.

Ул әнисе Рабига Зарипова да кем беләндер кавышу турында сүз ычкыныдырга рөхсәт итми дип әйтте. Рабига ханымга 64 яшь. Ул кече кызының гаиләсе белән тормыш көтә.

Сөләйман Зарипов һәм хатыны Рабига, бергә төшкән соңгы фотолары
Сөләйман Зарипов һәм хатыны Рабига, бергә төшкән соңгы фотолары

— Әни бу сигез елда нык картайды, биреште, нерв системы нык какшады. Мәхкәмә, Тикшерү комитетлары бусагаларын таптап өзлекте. Аннары милекләрне әти исеменнән күчереп йөрдек. Анысы да сират күпере кебек озак, катлаулы. Әмма әнием "Сөләйманым кайтачак" дип өмет итеп яши. Гел намазда, гел догада. Бу аның йөрәгендәге иң зур яраларның берсе. Ул да әтине төштә күрә. Әтиебез яраткан песиебез дә үлеп китте. Әти югалгач, озак тормады, — дип сөйли Зөлфия. — Чынында әнинең дә, безнең дә тормыш тамырдан үзгәрде. Иң күзгә ташланганы — ул әтинең югалуы белән якын дуслар булып йөргән кешеләрнең бездән йөз чөерүләре. Болай гына дус булганнар булып чыкты. Кемнәрдер әтиебез дәрәҗәле кеше булганга күрә генә дус булып йөргән икән. Гаилә дуслары читләште. Менә бу да безгә нык бәрде. Аллаһ Тәгалә әти белән булган фаҗигане күтәрә алырлык көч биргән, шуңа шөкер итәбез.

Безнең бөтен эшне әти башкара иде, хатыны, балалары тормышлары уңай, рәхәт булсын дип тырышты. Әти булмагач, бөтен эшне яңадан өйрәнергә туры килде.

Сөләйман Зарипов Петровский бистәсендә яшәде, шунда ул мәчет салып чыкты. Мәчет әле дә эшли, мәхәллә зурайган. Кайчандыр "Кемгә кирәк бу мәчет, йөрүчеләр юк" дип Сөләйман Зариповның "мәчет төзим" дип җиң сызганып йөрүенә каршы да төшкәннәр иде дип искә төшерә Зөлфия, әмма бүген бу мәчеттә укулар бара, көненә биш тапкыр азан яңгырый, намазга күпләп киләләр. Имам эшен Зөлфиянең ире Мөхәммәд Мифтахов алып бара.

Зөлфия үзе табибә, декрет ялында хәләл тортлар пешерү белән мавыга. Биш бала әнисе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG