Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда ир-атлар җитми


Үзәк Азия илләрендәге эшсезлек, андагы ир-атларны читкә барып эшләргә мәҗбүр итә. Туган якларында исә, әтиләренең кайтуын тилмереп көткән әтиле ятемнәр һәм ирләре булган тол хатыннар көтә.

6 яшьлек таҗик кызы Һангоманың әтисе читтә эшли. Ул әтисең соңгы берничә елда бары тик бер-ике тапкыр күргән. Шулай да ул һәр көнне олы юлдан автобус якынайган саен, авылда төшкән юлчылар арасында әтисең күрү өмете белән тукталышта көтә. Һангоман бу кышта әтисе кайтыр дип өметләнә.

Әтиле ятимнәр һәм ирле толлар

Һангоман яшәгән авылда һәм күп кенә башка таҗик авылларында яшь хатын-кыз һәм балаларның кайгысы берүк. Кемдер әтисең, кемдер ирең көтә. Әлеге вәзгыять үзгәрергә ошамый. Хәтта глобаль икътисади кризис Русия һәм Казакъстанда үзен сиздерсә дә.

Таҗикстан еллар буена эшсезлек белән көрәште. Илдәге эшсезлек бер миллионнан артык ир-атны Русиягә барып эш эзләргә мәҗбүр итте. Алар анда төзелеш, базар һәм башка корылмаларда эшләргә риза, күпләрнең югары белеме һәм дипломы булса да.

► Җенес тегезсезлеге

Эш эзләп читкә киткән таҗик ир-атлары туган ягына елына бер-ике тапкыр кайта. Ә эшләгән җирендә яңа тормыш башлап җибәргәннәр исә туган җиренә кайтырга җыенмый.

Бу хәл исә илдә җенес тегезсезлегенә китерә, ягъни илдәге ир-атларның саны кими бара.

"Яз һәм җәй җиткәндә авыл урамнарында урта яшьтәге ир-атны күрү мөмкин түгел. Бары тик мәктәп яшендәге ир балалар, яисә картлар кала авылда ", ди Һангоманның әнисе Мавҗигул ханым.

Авыл картлары исә бу күренешне Икенче дөнья сугышындагы көннәр белән чагыштыра. Ул вакытта кулына мылтык тота алырдай барлык ир-атлар сугышка җибәрелгәч, авыл шулай бушап калган булган.

Xaтын-кызларга тәэсирe


Ирләрнең булмавы хатын-кызлар тормышына начар тәэсир итә. Хатын-кызлар картларны һәм балаларны карарга һәм шунын белән барлык өй-бакча эшләрен үзләре генә эшләргә өлгерә алмый икән. Авылда өйне төзекләндерү, буялау һәм ягарга утын ярып-ташу инде бу авылда ир-ат эше дип исәпләнми икән. Барлык ир-атлар башкара алган бу авыр эшләрне авылда хатыннар үзләре эшләргә мәҗбүр.



► X
атын-кызлар мондый тормышка көнеккән

Таҗикстанның төньягындагы Хуҗанд шәһәрендә яшәгән 35 яшьлек табиб ярдәмчесе булып эшләгән Сүрәя ханымның ире дә читкә барып эшләргә киткән. Сүрәя ханым балалары белән мондый тормышка күнегүен әйтә:

"Минем балаларга әти кирәкми дә. Чөнки алар минем барлык эшне эшли алачагыма ышана", ди ул.

Аның улы Әмир исә, һәр туган көнендә һәм яңа ел бәйрәме җиткәндә яннарында әтисенең булмавына бик борчыла икән.

► Балаларга тәэсире

Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә социолог булып эшләгән Мөзаффәр Алимов исә, бу хәл балаларның психологик тәэсиренә басым ясый. Ул, "күп бала әтисен күрми үсә, мәктәпләрдә дә ир-атлар укытучылар кими бара. Кызганычка каршы, җәмәгатьчелектә ирләрнең аз булуы, яшьләр карашына йогынты ясыячак. Гаилә була торып, әни-әтинең аерым яшәве балаларга тәэсир итә. Аның бала үскәндәге тәэсирен хәзердән үк әйтүе авыр, аның чын йогынтысы менә бу балалар үсеп җиткәч билгеле булачак", ди психолог Мөзаффәр әфәнде.
XS
SM
MD
LG