Accessibility links

Әл-Әзһәр башлыгы Тантави вафат


Әл-Әзһәрнең мәшһүр галиме Шәйх Тантави, Согуд Гарәбстанына булган сәфәре вакытында йөрәк авыруыннан вафат булды. 81 яшьлек ислам галиме дини мәсьәләгә карата заманча карашы белән танылган иде.

Мисырдагы ислам дәресләре укытылган әл-Әзһәр университетының мәшһүр галиме 81 яшьлек Шәйх Мөхәммәд Сәет Тантави Согуд Гарәбстанында вафат булды. Тантави "Халыкара Согуд патшасы бүләге"н тапшыру тантанасында кунак буларак катнашты. Мисырга кайтасы көнне кинәт аның йөрәге туктады.

Быел Фәйсал бүләгенә Төркия премьеры Тайип Эрдоган лаек булды. Шәйех Сәйет Тантавинең кинәт үлү хәбәре исә тантанада катнашкан чит ил вәкилләрен дә борчуга салды.

14 ел буена әл-Әзһәр университетын җитәкләгән Тантави дингә карата бәхәсләрне заманча шәрехләү сәләте белән таныла иде. Ул Талибан һәм әл-Каидә кебек үзен динче дип санаган экстремистларга каршы торды. Ул исламның төп кыйммәтләренә зур игътибар бирде.

Ислам террорчылыкка каршы

Тантави җае чыккан саен тыныч халыкка каршы оештырылган террор һөҗүмнәрен ләгънәтләп, мондый эктремист гамәлләрнең ислам диненә каршы булуын кабатлап торды.

Аның бу хактагы чыгышын искә төшерү урынлы булыр иде: "Террорчылык яисә канлы һөҗүмнәрнең дин белән бәйләү дөрес түгел. Террорчылык тыныч халыкны юк итү. Ә барлык дөнья диннәре һәм кешелек дөньясы мондый гамәлгә каршы", дигән иде Тантанави.

Террорчылык һәм җиһад


Тантави 2003 елда күпләгән интихар һөҗүмнәреннән соң, моны кылган кешеләрне "ислам дошманы" дип тә атады. Ул экстремистларның үз террор гамәлләрен "җиһад" сүзе белән бутавына каршы торды.

Озак еллар ислам фәннәрен төпләп өйрәтүне максат итеп куйган институтның башлыгы вазыйфасын башкарган Тантавинең җәдитче фәтва һәм чыгышлары мөселман дөньясында зур игътибар белән каршы алына иде. Моның сәбәбе аңлашыла да, әл-Әзһәр университеты даны ислам дөньясында зур.

Ә икенче яктан, аның заманча фикерләвен ошатмаган экстремист караштагы кешеләр аны "Мисыр хакимияте" мәнфәгатенә генә хезмәт итүдә гаепләде.

Ислам һәм aңa кадәрге гадәтләр

Террорчылыктан кала аның хатын-кыз хокуклары турында ясаган чыгышлары зур бәхәсләр уяткан иде.

Мисал өчен, ул исламга кадәр булган гадәтләрнең ислам белән берләштерү тырышлыкларына каршы торды. Исламга кадәр хатын-кызларның битен пәрәнҗә белән каплавы дөрес түгел дип, Тантави әл-Әзһәр һәм аңа бәйле мәктәпләрдә хатын-кызларны пәрәнҗә кимәскә чакырды. Аның фикеренчә, хатын-кызлар гына булган сыйныфларда бу гадәтне дәвам иттерү урынсыз.

Моннан кала бигрәк тә Африка илләрендә таралган, элекке Мисыр мәдәниятеннән калган "хатын-кызларны сөннәткә утырту" гадәтенә каршылык белдереп, мондый ислам алды гадәтләренең дин белән бернинди бәйләнеше булмавын халыкка аңлатырга тырышты. Ислам принципларына карата булган хәбәрләрдә аның фикерләренә еш урын бирелде.

Әл-Әзһәр университеты башлыгы Тантавинең үлүме турындагы хәбәр таралганнан соң, игътибар кабат Мисыр хакимиятенә төбәлде. Хәзер мөселманнар аның урынына кем билгеләнер дигән сорауга җавап көтә.
XS
SM
MD
LG