Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хәзрәтләре һәм мөфти Камил Сәмигуллин Русия баскынлыгындагы Луһанскига барган


Аерым алганда алар Украинага каршы сугышучы солдатларга кирәк-яраклар тапшырган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләреннән торган төркем алтынчы тапкыр һуманитар миссия белән баскынлыктагы Луһански "халык республикасы"на барып кайткан. Төркемне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләгән. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җиткерә.

Татарстан хәзрәтләренең ике көнлек сәфәренең төп өлеше баскынлыктагы Луһанскида үткән: монда алар ике һоспиталдә Русиянең яралы хәрбиләре белән очрашкан. Сугышчыларга намазлыклар, догалыклар, тәсбихләр тапшырганнар.

Моннан тыш Луһанскиның Җәмигъ мәчетендә җирле имамнар белән очрашканнар, аларга дини китаплар биргәннәр.

Шулай ук Луһанскидагы Татарстан мөфтияте үз карамагына алган хәрби бүлекчәгә, "Алга" батальонына һәм Дебальцеводагы һоспитальдә дәваланучы солдатларга азык-төлек, кирәк-яраклар тапшырганнар. Алар арасында мәсәлән дрон детекторлары һәм дроннарны юлдан яздыручылар, машиналарга алмаш өлешләр, дарулар, яшеренү челтәрләре дә бар диелә.

Һуманитар йөкне Диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды белән "Мәрҗани" мәчете биргән акчаларга алганнар.

  • Апрель аенда Татарстанда республикадан Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән хәрбиләргә ярдәм өчен "РамаZан күчтәнәче" дигән чара узган иде. Аны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештырды.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаган беренче көннәрдән үк Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды хәрбиләр өчен кирәк-ярак җыя. Моны ачык чыганаклардагы мәгълүматлар - хакимият яклы медиада, нәзарәтнең сайтында чыккан хәбәрләр раслый.
  • Шул ук вакытта фонд сайтында хәрбиләргә ярдәм турында сүз юк. Монда "Зәкәт"нең халыкның иң яклаучысыз катламына ярдәм итүе генә әйтелгән: күп балалы гаиләләргә, аз керемлеләргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга, ятимнәргә, ялгыз өлкәннәргә. Шулай ук фонд каты авыручы балаларның һәм олыларның дәвалану чыгымнарын капларга булыша.
  • Әйтик, хакимият тарафлы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының 2022 елда 8 ноябрьдә чыгарган хәбәрендә әйтелгәнчә, "Зәкәт" хәрбиләр өчен "7 миллион сумнан артык" акча җыйган.
  • Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте сугышны эше һәм сүзе белән хуплап, моны дин ягыннан аклаучы дин әһелләре турындагы язмалар чыгарып бара. Соңгысы быел 5 апрельдә чыкты һәм ул Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин турында иде.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 1801, Башкортстаннан кимендә 2072 кеше һәлак булган.
  • Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG