Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәре кысаларында хәләл өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү юлларын эзли, дип хәбәр итә президентның матбугат үзәге. Эш сәфәре кысаларында ул Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты.
2023 елда Татарстан белән Малайзия арасында сәүдә 5,5 тапкырга арткан. Шул ук вакытта, Миңнеханов фикеренчә, аның күләме аз булып кала — бары 61 млн доллар.
— Эш сәфәре нәтиҗәсе буларак Татарстан тауарларын сезнең илдә сату һәм хәләл өлкәсендә аккредитация узу турында аерым килешүләр бар, — дигән Миңнеханов.
Татарстан президенты Малайзиядәге хәләл индустриясе үсеше корпорациясендә булган. Бу хәләл тармагын идарә итүче федераль хөкүмәт оешмасы санала. Очрашу вакытында ул әлеге дәүләтнең тәҗрибәсен өйрәнеп, хезмәттәшлек итү юлларын карарга кушкан.
— Бүген хәләл өлкәсе ул азык-төлек тармагын гына түгел, косметик тауарлар, дарулар, кунакханә һәм туристик индустриясе, ислам баникнгы, медицина һәм башка тармакларны үз эченә алучы экосиситем, — дигән ул.
Очрашу ахырында Татарстан президенты хөкүмәткә хезмәттәшлек итү юлларын өйрәнергә кушкан.
Соңгы елларда Татарстан хәләл тармагында чит илләр белән хезмәттәшлек арттырды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматынча, 2024 елның ярты елында Татарстанда хәләл экспорты 8 млн долларга җиткән. Бу узган елдан 39%ка күбрәк. 2021-2022 елларда чит илгә хәләл тауарлар сату 2,6 тапкырга үскән.
Бер яктан, Татарстан хәләл тармагын үстерү өчен аерым эшләр башкара. Республикада бу темага төрле чаралар уза, ислам банкингы сынала, хәләл туклану оештырыла. Икенче яктан, хәләл өлкәне үстерүдә зур проблемнар бар. Татарстандагы Русия колонияләрендә мөселманнарга итсез меню булмауга зарланалар, Тикшерү комитеты мәктәпләрдә хәләл туклануга күчүне тикшерә һәм башка кыенлыклар күзәтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум